Логотип Магариф уку
Цитата:

Юллар яхшыра – аварияләр саны арта

Агымдагы елның 8 февраленә республикада 228 юл хәвеф-хәтәре теркәлгән, аларда 40 кеше үлгән, 300е төрле тән җәрәхәтләре алган. Аварияләр саны узган ел белән чагыштырганда 11 тапкырга азрак, әмма үлүчеләр саны унҗидегә күбрәк, дип белдерде ГАИ идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов журналистлар белән очрашуда.

Дүшәмбе брифингы Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеге  чараларын тәэмин итүгә багышланган иде. Анда Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов һәм Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.

Аварияләрнең күпчелеге югары тизлектә каршы як полосага чыгу белән бәйле. 2026 ел башлану белән 31 юл фаҗигасе шул сәбәпле булган, аларда 12 кешенең гомере өзелгән, 53 кеше яраланган.

Икенче урында – алкоголь эчемлекләр куллану аркасында барлыкка килгән аварияләр. Рөстәм Гарипов әйтүенчә, бу – юл йөрү кагыйдәсен бозу гына түгел, ә сайлау мөмкинлеге: кеше үзен генә уйлыймы, яисә башкалар турында кайгыртамы? Аек булмаган хәлдә руль артына утырган өчен транспорт белән идарә итү хокукын 1,5 алып 2 елга кадәр чикләү яки 45000 сум штраф түләтү каралган. Бу нисбәттә медицина тикшеренүе үтүдән баш тарткан өчен шундый ук җәза билгеләнә. Кабат исерек килеш машина йөртүчеләрне 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Суд карары буенча гаепләнүченең транспорты конфискацияләнә. 2025 елда шундый 364 суд карары чыгарылган.

Җәяүлеләрне таптату буенча да саннар сөендерерлек түгел – 46 авария теркәлгән, өч кеше үлгән, 46 җәяүле тән җәрәхәтләре алган. Рөстәм Гарипов, бу хакта аерым ассызыклады һәм әти-әниләргә үзләрен дә, балаларын да фәкать яктылык кайтарта торган киемнәр белән тәэмин итәргә чакырды.

Саклык каешын кулланмау аркасында быел 4 юл фаҗигасе булган, аларда дүрт кешенең гомере өзелгән, өч кеше яраланган.

Индивидуаль мобиль чаралар белән саксыз идарә итү нәтиҗәсендә килеп чыккан хәвеф-хәтәрләр саны да артып тора. 2026 елның гыйнварында гына шундый 3 һаләкәт теркәлгән, анда бер кеше үлгән, икесе зыян күргән.

Транспорт һәлакәтләренең кайсын гына алсаң, да нәтиҗәдә кешенең ваемсызлыгы һәм юлда чамадан тыш тизлек белән чабауына кайтып кала. Иң кызганычы, аварияләрнең күпчелеге яхшы, тигез юлларда килеп чыга. Республика юллары иминлек кагыйдәләренә туры килсен өчен байтак эш башкарыла, әмма аварияләр саны гына кимеми.

«108 юл-транспорт һәлакәтен анализлау нәтиҗәсендә 30 участокта юлны төзекләндерү буенча эшләр башкыру турында карар кабул ителде», - дип хәбәр итте Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов. Бу ‒ юлның геометрик параметрларын үзгәртү, көпчәкләрне бетерү, ясалма яктырту һәм светофорлар, өстәмә юл билгеләре урнаштыру һәм ясалма тигезсезлекләрне җайлау.

«2025 елда каралган 14 участокта юл хәрәкәте иминлеген арттыру буенча чаралар гамәлгә ашырылды инде. 64 участокта чараларны үтәү таләп ителми», ‒ дип ассызыклады министр.

Җитәкче сүзләренчә, агымдагы елда, төзекләндерү элементларын урнаштыру программасы кысаларында, 8,5 км озынлыктагы «Волга» М-7 автомобиль юлында (Шәледән Казанга кадәр юл участогы) стационар ясалма яктырту җиһазлары урнаштырылачак. Шул рәвешле, Казан шәһәреннән М-12 «Восток» автомобиль юлына керү өлеше тулысынча электр яктыртуы белән тәэмин ителергә тиеш. Ул алдагы елларда юлларны төзекләндерү буенча эш планы белән таныштырды.

«Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүдә «Тормыш өчен инфраструктура» проекты әһәмитяле. Безнең республика анда актив катнаша. Инде 2030 елга төбәк юлларының 60 процентын норма күрсәткечләренә җиткерү ниятләнә» ‒ дип билгеләп узды министр.

 

Автор фотосы.

  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ