Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда татар теле укытучыларының һөнәри осталык бәйгесе башланды

Бүген, 16 март көнне, Казан шәһәренең «Адымнар» күптелле белем бирү мәктәбендә «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» республика бәйгесенең төп этабы старт алды. Чара бер атна дәвамында узачак һәм тәҗрибәле педагогларны, методистларны һәм галимнәрне берләштерәчәк.

Республика күләмендәге бәйгегә Татарстанның төрле почмакларыннан иң белемле һәм иҗади фикерләүче татар теле укытучылары җыелды. Катнашучылар географиясе киң: Аксубай, Апас, Алексеевск, Алабуга,Арча, Әлмәт, Бөгелмә, Балтач, Кукмара, Мамадыш, Сарман,  Яшел Үзән районнарыннан, шулай ук Казан, Яр Чаллы һәмТүбән Кама шәһәрләреннән 20 укытучы үз осталыгын күрсәтәчәк.

Бәйгенең беренче көне программасы бик бай. Бүген 10 укытучы үзенең уникаль  методикасын чагылдырган ачык дәресләр күрсәтә, икенче 10 педагог исә һөнәри осталыгын «Методик остаханә» шартында тәкъдим итә. Ә инде иртәгә, 17 мартта, алар эшчәнлек төрләре белән алмашыначак: ачык дәресләрне икенче төркем үткәрсә, методик остаханәне беренче төркем күрсәтәчәк.

Катнашучыларның чыгышларын абруйлы жюри бәяли. Жюри составына Казан федераль университеты, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Фәннәр академиясе галимнәре, педагогика көллиятләре укытучылары, шулай ук татар теле һәм әдәбияты буенча дәреслекләр авторлары кергән. Экспертлар педагогларның белем дәрәҗәсен, заманча технологияләрне куллану осталыгын һәм татар теленә мәхәббәт уята алу сәләтен бәяләячәк.

Бәйге атна буе дәвам итәчәк. Чара татар теле укытучыларының һөнәри осталыгын арттыруга, аларның иң яхшы тәҗрибәләрен таратуга һәм туган телне саклауга һәм үстерүгә мөһим адым булып тора.

Гүзәл Закирова фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ