Логотип Магариф уку
Цитата:

КФУда галимә Әлфия Юсупованың гомер бәйрәмен билгеләп уздылар

Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында танылган галимә, филология фәннәре докторы, профессор Әлфия Шәүкәт кызы Юсупованың юбилеен зурлап билгеләп үттеләр.

Институтның актлар залында галимәнең юбилеена багышланган тантаналы чара узды. Бирегә Әлфия Шәүкәт кызын котларга күпсанлы кунаклар, институт укытучылары һәм студентлары җыелган иде. Тантананы институт директоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов ачып җибәрде. Ул үзенең чыгышында Әлфия Шәүкәт кызының тормышы һәм аның татар теле белеме фәненә керткән өлеше турында сөйләде. Аннары сүз тантанага килгән кунакларга бирелде. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры И.Г. Һадиуллин, КФУ проректоры Т.Б. Алишев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Д.Ф. Шакиров, Татарстан халыклары Ассамблеясы Башкарма комитеты рәисе Р.Н. Вәлиуллин, ТФА Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры  И.И. Халиков, Казахстан Республикасының Татарстандагы Генерал консулы Е.У. Исхаков, юбилярның якташлары, хезмәттәшләре, студентлар Әлфия Шәүкәт кызына ихлас котлау сүзләрен ирештерделәр.

Тантананың икенче өлеше бирегә җыелганнар өчен «Икетелле татар лексикографиясе нигезләре» темасына Әлфия Шәүкәт кызының ачык лекциясен тыңлауга багышланды.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ