Кыңгырау урынына «Артек» җырлары
Гыйнварда Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә «Кыңгырау урынына музыка уйнату» проектын гамәлгә ашыруны дәвам итәчәк.
2025 ел мәгариф системасында балалар ялы елы дип игълан ителде. Шул сәбәпле, традицион кыңгырау тавышын балалар үзәкләренең танылган җырлары алмаштырачак. Композицияләр балаларны булачак каникулларын планлаштырырга рухландырачак.
— 2025 елда без «Артек» Халыкара балалар үзәгенең йөз еллыгын билгеләп үтәбез. Гыйнвар аенда мәктәпләрдә һәр артекчыга таныш булган җырлар яңгыраячак. Проект балаларны тарих һәм мәдәният белән генә таныштырып калмый, ә иле өчен горурлык хисе формалаштыра да. Ышанам: мондый инициативалар безнең бөек музыкаль мирасыбызны хөрмәт итәчәк яңа буынны тәрбияләргә ярдәм итәчәк, – диде РФ мәгариф министры Сергей Кравцов.
Фото: РФ Мәгариф министрлыгы сайты
Комментарийлар