Логотип Магариф уку
Цитата:

“Нурлы Рамазан” бәйгесенең финалга чыкканнар билгеләнде

Бүген, Рамазан аеның 27 нче көнендә, ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә биналарны һәм җәмәгать урыннарын матур итеп бизәү буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесенең оештыру комитеты утырышы узды.

Оештыру комитеты әгъзалары конкурска килгән гаризаларны карады һәм иң яхшыларын билгеләде. Алар  ислам һәм Рамазан ае   символикасын куллануга; гадәти булмау һәм яңалык өстәүгә; масштаблыкка; эстетик күркәмлеккә; бизәүгә мәгънәви төсмер өстәүгә; ут-яктырту бизәлешендә хәзерге заман технологияләрен файдалануга игътибар итте. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Быел Изге Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннарын матур итеп бизәү буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесе дүртенче тапкыр үткәрелде. Гаризалар 2026 елның 25 февраленә кадәр кабул ителде.

Изге Рамазан ае уңаеннан игълан ителгән, җәмәгать урыннарын матур итеп бизәү буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесе республика халкында зур кызыксыну уятты. Татарстанның төрле почмакларында 52 локация, шул исәптән  22 шәхси йорт, 18 мәчет, 6 ислам мәгариф оешмасы, 7 кибет һәм кафе бизәлде. Гаризалар Аксубай, Әлки, Әлмәт, Буа, Югары Ослан, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш, Мамадыш, Нурлат, Тукай, Питрәч, Теләче, Чистай районнарыннан һәм Яр Чаллыдан килде. Ә Казан (7 локация), Кукмара (7 локация) һәм Саба (5 локация) һәм Мөслим (5 локация) районнары халкы зур активлык күрсәтте. Шунысы сөенечле: гариза җибәрүчеләр арасында бәйгедә кабат катнашырга теләүчеләр дә бар. Шулай итеп, алар республикада яңа традиция – урамнарда Рамазан мохитен тудырырга мөмкинлек бирә, – ди проектны оештыручылар. 

Иң матур бизәлешне башкаручыга “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми операторыннан хаҗга юллама бүләк ителәчәк. Бәйгенең калган җиңүчеләрен шулай ук мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр көтә, дип ышандыра бәйгене гамәлгә куючылар.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ