Логотип Магариф уку
Цитата:

Талпан тешли башлады

Быел Татарстанда талпан тешләү очраклары узган ел белән чагыштырганда 3,5 тапкырга кимрәк, дип белдерде апрель аенда Татарстанда санитар-эпидемиологик хәл турында матбугат конференциясендә Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина. Аның сүзләренчә, агымдагы елның 26 апреленә талпан тешләү сәбәпле медицина оешмаларына мөрәҗәгать иткән татарстанлылар саны ‒ 437, узган ел исә әлеге вакытка шундый 1548 очрак теркәлгән булган.

Унбиш кешене талпан Марий Эл, Башкортстан, Чувашия, Краснодар, Удмуртия, Самара һәм Оренбург өлкәләрендә тешләгән. Тешләнүчеләрнең күпчелеге, ә бу 283 кеше (65%), табигать кочагында, 77 кеше (17%) дача участогында талпан һөҗүменә дучар булган. Иң күп талпан тешләү очраклары Казан (66), Яр Чаллы (32) шәһәрләрендә, Әлмәт (27), Түбән Кама (23), Алабуга (17), Бөгелмә (13) районнарында теркәлгән. Агымдагы елда барлыгы 33 талпан лаборатория шартларда тикшерелгән, аларның  берсендә искодлы талпан боррелиозы табылган.

Татарстанда парклар, кеше күп ял итә торган урыннар, шул исәптән җәйге сәламәтләндерү оешмалары талпанга каршы эшкәртелә. Күпкатлы йортлар янындагы территорияне эшкәртү исә РФ Торак кодексының 36 маддәсе нигезендә, биредә яшәүчеләрнең гомуми җыелышы нигезендә хәл ителә.

Любовь Авдонина әйтүенчә, республикада талпан активлыгы ике дулкында уза. Беренче чор май-июнь айларына, икенчесе җәй ахыры – август-сентябрьгә туры килә. Бу чорда табигатьтә аеруча сак булырга кирәк. Талпан күбрәк куаклы урыннарда, чирәмдә яши. Табигатькә чыкканда тәнне каплаучы кием кию шарт. Шул исәптән, талпанга каршы махсус чаралар: спрейлар, кремнар кулланырга була. Өйгә кайткач тәннең йомшак урыннарын карап чыгарга кирәк.

Талпан ябышкан очракта, кеше аны үзе дә алырга мөмкин, диде матбугат очрашуында Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов. Талпан тешләгәч, аннан мөстәкыйль котылган кешегә 21 көн дәвамында сәламәтлегенә карата аеруча игътибарлы булырга кирәк. Нәкъ шушы вакытта талпан аша йога торган чирләр баш калкытуы мөмкин. Шуңа белгечләр алынган талпанны тиз арада махсус лабораториягә илтергә киңәш итә. Әгәр талпан зараралы дип табылса, авыручыга җитди дәвалану узарга кирәк. Бүген талпан зыяныннан прививка ярдәмендә дә сакланып була, дип билгеләп үтте баш эпидемиолог. Ул 24-30 апрель көннәрендә республикада иммунизация атналыгы баруы хакында әйтте һәм календарь буенча тиешле вакциналарны ясату мөһимлеген искәртте.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ