Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар киносы төрле илләрдә

14 ноябрьдә Саратов өлкәсендә Татарстан киносы көннәре старт ала. Энгельс шәһәрендәге «Синема 5» кинозалында өч фильм күрсәтеләчәк. Татарстан киносын быел Россиянең җиде төбәгендә карадылар, шулай ук чит илләрдә күрсәттеләр.

 «Татаркино» дәүләт бюджет  учреждениесе ел саен татарлар күпләп яшәгән төбәкләр өчен милли фильмнар күрсәтүне оештыра һәм 2024 елда Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә кино күрсәтү географиясен киңәйтә. «Аларның кайберләрендә безне беләләр инде, һәм татар киносының үз аудиториясе барлыкка килде. Урал татарларына берничә мәртәбә тәкъдим иттек. Быел язын берничә кинотеатрда 8 сеанс булды. Екатеринбург һәм Свердловск өлкәсендә күрсәтелгән «823-й километр» фильмындагы рольләрнең берсен башкаручы Әлфия Хәсәнованы җылы каршы алдылар», – дип хәбәр итә “Татаркино” вәкилләре.

 Яңа кино сәнгате әсәрләре белән февральдә Якутиядә, июльдә берьюлы берничә төбәктә – Омск, Калининград, Ростов-на-Дону һәм Марий Элда федераль Сабантуй кысаларында таныштылар. Соңгы өч елда төшерелгән «Мишка» картиналарын бөтен җирдә күрсәттеләр (реж. Ю. Захарова), «Ибн Фадлан» (реж.А. Мөхәммәтҗанов), «823 нче километр» (реж. А. Галиәскаров һәм И. Хафизов) һәм «Без – 41 нче ел балалары» (А. Галиәскаров) һәм уртак татар-казах «Тарлан»ы (реж. Ю.Захарова). Барлык фильмнар да төрле кинофестивальләрдә катнашты һәм номинантлар булды.

Мәскәүлеләр быел ике тапкыр татар фильмнарын карады. Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында августта «Татаркино» фондларыннан архив киноленталары күрсәтелде һәм күптән түгел анда «Гашыйклар тавы» фильмының премьерасы булды (реж.С. Юзеев).  

Мәдәни хезмәттәшлекнең яңа нокталары да барлыкка килә. Мәсәлән, агымдагы елда Россия шәһәрләре һәм өлкәләреннән тыш, безнең кинематограф турында Малайзия дәүләте халкы да белде. Ул гына да түгел, малайзиялеләр, гомумән, беренче тапкыр татар милләте һәм Россиядә мөселманнар булуы белән таныштылар.  2 ноябрьдә Төркиядә Татарстан киносы көннәре старт алды. Анталья халкы (нигездә, күчеп килгән татарлар) исламның Россия үзәгенә үтеп керү тарихы турында «Ибн Фадлан» фильмы аша белә. 30 ноябрьдә бу төрек шәһәрендә «Тарлан», декабрьдә «Сөмбел» лентасын күрсәтәчәкләр. Алда тагын берничә проект. Ноябрь ахырында Новосибирскилылар үзләре өчен безнең иң яңа фильмнарны ачачак. Чиратта Чиләбе, Пенза, Әстерхан, Томск, Пермь һәм Саха Республикасы.

Шунысын да әйтергә кирәк: республикадан читтә яшәүче татарлар милли киноны бик дулкынланып кабул итәләр. Бу аларга үзләренең ыру тамырларын һәм тарихи хәтерләрен югалтмаска ярдәм итә. Тамашадан соң аралашу вакытында күпләр зур кинода татар телен ишетү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерә һәм әлеге проектның үзләренең тарихи ватанында төшерелүен белгәч, аеруча шатлана. Шулай итеп, «Татаркино» үзенең төп миссиясен үти – кинематограф аша милли мәдәниятне үстерү һәм аңа ярдәм итү.

Фото: «Татаркино» дәүләт бюджет учреждениесе

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

0

2

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ