Ананаслы салат
Ризык пешерү ысулларының үз ашханәмдә сыналып, бик уңышлы дип килеп чыкканнарын сезгә дә тәкъдим итәм.
Кирәкле әйберләр:
– пешкән тавык ите
– 4 йомырка
– 200 грамм ананас
– 50 грамм сыр
– 30–50 грамм әстерхан чикләвеге
– каймак яки майонез
Әзерләү:
Туралган тавык ите, туралган ананас, уылган йомырка агы, уылган сыр, уылган йомырканың сарысы, әлеге тәртиптә катламлап тәлинкәгә җәябез. Һәр катлам саен теләгәнчә каймак яисә майонез сылыйбыз. Өстен туралган чикләвек белән бизибез. Әчкелтрәк яратучылар сарымсак өстәп җибәрсә, салат тагын дә тәмләнеп китәчәк.
Материал, фото: Чулпан Филиппова
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Бала мәктәптә теләп укый башласын өчен нишләргә?
Әти-әниләргә киңәшләр.
– Иң элек балага ни ошый һәм ошамый икәнлеген ачыклагыз.
Гадәттә, аңа «бишле» билгеләре эләгә торган фәннәр ошый. Ә башка фәннәрне өйрәнү өчен, кайчакта омтылыш кына җитеп бетми. Әйтик, ике тапкыр талпынып карап та, мәсьәләне чишә алмаган икән, күпләр өченче тапкыр тырышып та тормый. Әти-әниләр бу мизгелдә аны бирешмәскә, нәтиҗәгә омтылырга, һичшиксез уңышка ирешәчәгенә ышандырырга тиеш.
– Баланың мөстәкыйльлегенә тулысынча инанмый торып, уку процессына контрольне киметергә ашыкмагыз.
– Беркайчан да башкалар белән чагыштырмагыз! Гаиләсе аны ничек бар, шулай кабул итүен, яратуын тоеп үскәндә генә, баланың үзбәясе тәңгәл килә, һәм ул тагын да яхшырак булырга омтыла.
– Уңышлы кешеләр хакында күбрәк сөйләгез. Китап, кино геройлары турында фикер алышырга була: һөнәри яктан үсәргә геройга ни ярдәм иткән? Ә син шулай булдыра алыр идеңме? Мин ничек ярдәм итә алам?
– Балаларга хас хаталарның күпчелеге игътибарсызлык аркасында килеп чыгуы беркемгә дә сер түгел, шуңа күрә, ни дә булса эшләгәннән соң, үзен яңадан тикшереп чыгарга өйрәтегез. Хаталары кимрәк булган саен, күңеле үсеп китәчәк. Әгәр дә балагыз теманы үзләштердем дип уйлап та, начар билге алып кайкан икән, моны игътибарсыз калдырмагыз.
Илшат Исмәгыйлев,
Казан шәһәрендәге 2 нче лицей-интернатның инглиз теле укытучысы
Фото: Альберт САБИР
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар