Онсыз пицца
Кирәк булачак
Тавык филесы – 200 г
Йомырка – 1 шт
Помидор – 1 шт
Суган (лук-порей)
Болгар борычы – 1/3 шт
Уылган сыр – 3 аш калагы тирәсе
Тоз, борыч, тәмләткечләр, яшел үләннәр
Эш барышы:
Тавыкның ак итеннән фарш ясыйбыз, аңа йомырка өстибез, тәменчә тоз салабыз, яхшылап болгатабыз.
Духовканы 200 градуска кадәр җылытып, фаршны тигезләп калынлыгы 1 см тирәсе итеп җәябез һәм духовкага 15-20 минутка куябыз.
Пешкән тавык коржына әзрәк йогурт сөртәбез, туралган помидор, болгар борычын тезәбез, өстенә сыр, яшел үләннәр, сибәбез. Духовкага 10 минутка куябыз
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Башка төбәкләрдән килгән 400 дән артык останың эшләрен тәкъдим иттеләр
Гавами урыннарда «Мирас һәм традицияләр» күргәзмәсе уза. Экспозиция декоратив-кулланма сәнгатьнең төрле юнәлешләре буенча 400 дән артык эшне үз эченә ала, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлы...
Килүчеләр лак миниатюрасын, керамика һәм фарфор эшләнмәләрен, бизәнү әйберләрен һәм башкаларны күрә алачак. Эшләрне Татарстан, Башкортстан, Дагстан һәм Алтай, Мәскәү, Свердловск, Түбән Новгород өлкәләре һәм Россиянең башка регионнары осталары башкарган.
Күргәзмә 23 июльгә кадәр дәвам итәчәк, керү ирекле.
Фәния Лотфуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар