Логотип Магариф уку
Цитата:

155 нче гимназиядә эчтәлекле очрашу

Педагогика фәннәре докторы, КФУ профессоры, Россиянең табигать фәннәре академигы Җәүдәт Абдулла улы Хөсәенов белән очрашу булды

Дүртенче апрель көнне Казан шәһәре Яңа Савин районының “Татар телендә белем бирүче 155 нче гимназия”сендә педагогика фәннәре докторы, КФУ профессоры, Россиянең табигать фәннәре академигы Җәүдәт Абдулла улы Хөсәенов белән очрашу булды. Җәүдәт Абдулла улы – уникаль  шәхес. Ул  – талантлы, шуның өстенә, бик тырыш кеше. ”Тырышлык –уңышның башы” дияргә ярата ул үзе.

Бүген гимназиядә аның “Әйтеләсе сүзем чишмә челтерәвенә тиң” исемле китабын туган тел һәм әдәбият укытучылары, тугызынчы класс укучылары өчен тәкъдир итү кичәсе булып үтте. Әлеге китапта авторның күп еллар дәвамында Интернетта дөнья күргән һәм моңарчы матбугатта басылмаган афоризмнары, әйтемнәре, фәлсәфи, кызыклы фикерләре, хикмәтле һәм канатлы сүзләре тупланган.

Җәүдәт әфәнде кешенең иң зур бәхете – сәламәтлек һәм күңел тынычлыгы икәнлеген, яманлыкның үзеңә яманлык белән, ә яхшылыкның яхшылык булып әйләнеп кайтасын билгеләп үтте, тормышта намуслы кеше генә алдашмавын, киләчәктә акыллы кешеләр белән генә тормыш итеп булганлыгын, күңел байлыгының көндәлек тормышта әһәмиятен искәртте. Тормыш итәр өчен аң, зиһен кирәклеген ассызыклады.

Кичәдә автор үзенең тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, укучыларга туган тел, тәрбия, яшәү мәгънәсе, яхшылык, намус, табигатькә караш, экология проблемаларын яктырткан афоризмнары турында фикерләр белән уртаклашты.

Күпмедер тәҗрибә туплаган яшүсмерләр өчен бу очрашу – тормыш дәресе булды дияргә мөмкин. Укучылар авторны игътибар белән тыңлаганнан соң, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да алдылар.  Укучыларны мәхәббәт тә, бәхет тә, тел язмышы да, гаилә бәхете дә, дуслык та – барысы да кызыксындыра дигән фикердә калдык. Кичәдә катнашучылар өчен бу очрашу бик нәтиҗәле, файдалы, киләчәк турында уйландырырлык, эчтәлекле узды.

Материал,фото: А.Г. Хәйруллина,

Казан шәһәре 155 нче гимназиянең

татар теле һәм  әдәбияты укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ