Логотип Магариф уку
Цитата:

16 команда «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының чирек финалында ярышачак

2 июнь «Чулпан» мәдәни үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының 2025 ел сезонының чирек финал уены узачак.

 Бер кичтә ике уен узачак. Беренче мотор 18.00 дә башланса, икенчесе 19.30 да старт алачак. Һәрбер моторда командалар арасында 50 шәр мең сум уйнатылачак. Акчалата бүләк җиңүчеләр киләсе этапка үтәчәк.

Беренче моторда түбәндәге командалар көч сынашачак: «Башкорт лигасының җыелма командасы» (Уфа, Башкортстан Республикасы), «Шәлперәймәс егетләр» (КФУ, Казан), «Әтнә шутниклары» (Әтнә районы), «Сугангстеры» (Казан), «Керәшеннәр» җыелма командасы,  «Апасныйлар» (Апас районы), «Ничек бар, шулай» (Саба районы),  «Дөбер-шатыр» (Сарман районы).

Икенче мотор 19.30 да башланачак, биредә «Сабалета» (Саба районы), «Зыян гына» (Казан дәүләт аграр университеты, Казан), «Безнекеләр» (Чирмешән районы), «Супер керәшен» (Тукай районы), «Татмак» (Кама Тамагы районы), «Белем сакчылары» (Нурлат районы), «Мәхәббәт» (2 нче  гимназия, Яр Чаллы шәһәре), «Казан яшьләр лигасы»ның җиңүчесе.

Уенчыларга Татарстанның Шаяннар һәм тапкырлар клубы һәм «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы җитәкчесе Рамил Агдеев, «ТНВ» телеканалының алып баручысы Айваз Садыйров, популяр башкаручы Лэйна һәм җәмәгать эшлеклесе, «Копилка счастья» хәйрия проектына нигез салучы,  лайфстайл-блогер Алинә Гыймалтдинова бәя бирәчәк.

Фото: фестиваль матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ