200 мең укучы туган як буйлап бушлай сәяхәткә бара
Быел 200 мең укучы туган як буйлап бушлай сәяхәткә китәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге.Россия хөкүмәте «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты к...
Быел 200 мең укучы туган як буйлап бушлай сәяхәткә китәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге.
Россия хөкүмәте «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында мәктәп сәфәрләре программасына 1 млрд сум бүлеп бирәчәк. Бу турыда утырышта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин әйтте.
Россия Премьер-министры искәрткәнчә, мәктәп укучылары өчен туристик программа узган ел эшли башлаган. Анда 18 регион катнашты, ә хәзер тагын 11 регион кушылды. 2022 елда программаны тормышка ашыруга 500 млн сум бүленгән иде, анда 100 мең мәктәп укучысы катнашты.
Программа кысаларында балаларга күчеп йөргәндә уңайлы булсын өчен, кыска сәфәрләр күздә тотыла. Маршрут сайлаганнан соң, экскурсияләр һәм кунакханәләр, балалар һәм ата-аналар программада катнашуга гариза бирә ала. Аның үзенчәлекләрен төбәкләр мөстәкыйль билгели.
Фәния Лотфуллина
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Татар теле, әдәбияты һәм тарихы буенча студентлар арасында олимпиада узачак
Татарстанның урта һөнәри һәм югары мөселман уку йортлары студентлары татар теле, татар әдәбияты һәм татар тарихы буенча III Республика олимпиадасында катнаша ала. Гаризаларны 20 нче апрельгә кадәр тап...

Татарстанның урта һөнәри һәм югары мөселман уку йортлары студентлары татар теле, татар әдәбияты һәм татар тарихы буенча III Республика олимпиадасында катнаша ала. Гаризаларны 20 нче апрельгә кадәр тапшырырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.
Татар теле буенча олимпиадада катнашучылар биремнәрне язмача башкарачаклар. Тест фонетика, лексикология, морфология, синтаксис һәм пунктуация сорауларын үз эченә ала.
Әдәбият буенча интеллектуаль ярыш ике төргә бүленә. Кызларга «татар әдәбияты һәм дин» юнәлеше буенча тикшеренү эшләрен якларга кирәк булачак, аның күләме – 15-20 бит. Эшләрне яклауга 5-7 минут вакыт бирелә, шуннан соң жюри сораулар бирә ала. Егетләр 10 минут эчендә алдан әзерләнгән ирекле темага вәгазь сөйләргә тиешләр.
Татар халкы тарихы буенча олимпиада тест узу һәм чыганаклар белән эшләүне күздә тоткан аерым биремнәрне үтәүдән гыйбарәт.
Олимпиадада катнашу өчен тулы исем, элемтә телефоны, электрон адрес, уку йорты, олимпиада юнәлеше, фәнни-тикшеренү эше темасы (татар әдәбияты һәм дине буенча) һәм укытучының тулы исеме күрсәтелгән заявканы riitatkafedra@mail.ru почтасына җибәрергә кирәк. Җиңүчеләр һәм призерлар олимпиада нәтиҗәләре буенча һәр 3 юнәлештә билгеләнәчәк.
Олимпиада Россия ислам институты тарафыннан Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы, Россиядә педагог һәм остаз елы кысаларында оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар