Әдәби бәйгедә катнаш!
Казанда «Яңгыра» дип исемләнгән яңа әдәби бәйге игълан ителде.
Проектның максаты — балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр арасында татар телен, милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклау, үстерү һәм популярлаштыру.
Бәйгедә татар телендә шигырьләр һәм кыска хикәяләр язучылар катнаша ала. Катнашучыларга түбәндәге таләпләрне үтәргә кирәк:
* әсәрләр сүзләр арасында буш урын калдырып язылган булырга тиеш;
* текстның күләме ике мең билгегә кадәр;
* гаризаны 1 декабрьгә кадәр тапшырып бетерергә кирәк.
Оештыручылар катгый экспертиза уздырачак: эшләрнең ни дәрәҗәдә үзенчәлекле булуын һәм ясалма интеллект мөмкинлекләреннән файдаланып язылу-язылмавын тикшерәчәкләр. Нейрочелтәрләр тарафыннан булдырылган яки башка чыганаклардан күчерелгән әсәрләр тулысынча кире кагыла.
Гариза бирү өчен теркәлергә һәм әсәрне беркетергә кирәк. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча оештыручылар «Яңгыра» дип аталган шигырьләр һәм хикәяләр җыентыгына керәчәк авторлар исемлеген төзиячәк.
«Яңгыра» чаралар циклы моның белән генә чикләнми. Программага шулай ук татар язучыларының әсәрләре буенча фикер алышу өчен әдәби клуб очрашулары, милли эшләнмәләр булдыру буенча иҗади остаханәләр, татар телендә җырлы кичәләр һәм язучылар, шагыйрьләр, тәрҗемәчеләр белән очрашулар керә, дип хәбәр итә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты.





Комментарийлар