10 ноябрь 2026 яңалыклары
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Әдәби бәйгедә катнаш!
Казанда «Яңгыра» дип исемләнгән яңа әдәби бәйге игълан ителде.
-
Фәрид Абдулганиев: «Шәрык базары» фестивале халыкара мәдәни диалогның абруйлы мәйданчыгына әверелде»
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Россия – Көнчыгыш» – «Казанда Шәрык базары» V Халыкара милли мәдәниятләр фестивален ачу тантанасы булды. Быел фестиваль «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы» елы кысаларында уза һәм Россия халыклары бердәмлеге елына багышлана. Фестивальдә Россия Федерациясенең 20 төбәгеннән һәм якын һәм ерак чит илләрнең 40 иленнән, шул исәптән 30 Ислам дәүләтеннән вәкилләр катнаша. Кунакларны һәм фестивальдә катнашучыларны Татарстан Рәисе, парламент һәм республика Хөкүмәте исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев сәламләде.
-
Татарстан мәктәп укучыларына «Бу физика законы» мультсериалы тәкъдим ителде
«Физхим алгарыш» республика мәгариф проектының рәсми сайтында «Бу физика законы» танып белү мультсериалының беренче сериясе чыкты. Барлыгы 12 эпизод әзерләгән. Яңа серияләр әзер булган саен сайтта урнаштырылачак.
-
Рөстәм Миңнеханов А.Н. Туполев исемендәге халыкара премия лауреатын бүләкләде
Бүген, күренекле авиаконструктор А.Н. Туполевның туган көнендә, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов аның исемендәге халыкара премияне тапшырды.




