«Алма алма агачыннан» Бөтенроссия фестивале 19 августта узачак
19 августта Россиядә ел саен үткәрелә торган «Алма алма агачыннан » («Яблоко от яблони») Бөтенроссия фестивале узачак. Быел чара «Тамырларда – көч, дәвамчылыкта – мәгънә» шигаре астында «Буыннар бәйләнеше» проекты кысаларында үтә.
Фестиваль программасында гаилә спорт ярышлары, шахмат һәм шашка турнирлары, иҗат коллективлары чыгышлары, халык һөнәрләре һәм җирле җитештерүчеләр ярминкәләре, шулай ук рәсем күргәзмәләре, фотобәйге һәм кыска метражлы фильмнар конкурсы каралган.
Чарада мәктәп укучылары, көллият һәм югары уку йортлары студентлары, педагоглар һәм ата-аналар катнаша ала. Моның өчен фестивальнең рәсми сайтында теркәлергә кирәк.
Фото: нейрочелтәр





Комментарийлар