Логотип Магариф уку
Цитата:

Әминә Эрдоган «Әл-Мәрҗани» мәчетендә булды

Бүген, 24 октябрь, «Әл-Мәрҗани» мәчетендә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров Брикс-2024 саммитының хөрмәтле кунагы – Төркия Президенты хәләл җефете Әминә Эрдоганны кабул итте дип хәбәр итә ТР мөселманнарының Диния нәзарәте.

Очрашу барышында Мөфти Камил хәзрәт Әминә ханымны Казандагы беренче таш мәчет булган «Әл-Мәрҗани» мәчетенең архитектура үзенчәлекләре һәм эчке бизәлеше белән таныштырды. 
Кунак яңартылган мәчет залларын һәм эчке бизәлешен игътибарлап сокланып карады, тантаналы залларга һәм уку сыйныфларына керде. Шулай ук китапханәдә һәм «Әл-Мәрҗани» тарихына, аның танылган имамнарына багышланган интерактив музейда булды. 

Мөфти Камил хәзрәт, Әминә ханымга экскурсия үткәргәндә, Татарстанда һәм Россиядә ислам үсеше турындагы кызыклы фактлар белән уртаклашты.

Саубуллашканда ул аңа истәлекле бүләкләр – «Казан басмасы»н һәм Идел буе Болгарстаны халыкларының ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулу уңаеннан РИИ белгечләре тарафыннан өч телдә чыгарылган «Россиядә ислам тарихы» фәнни басмасын – тапшырды.

Фото: ТР мөселманнарының Диния нәзарәте сайты

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ