Логотип Магариф уку
Цитата:

Ана капиталын нәрсәгә тотарга була

Татарстан Хезмәт министрлыгы ана капиталын нәрсәгә тотарга булуын искәртте.

Татарстандагы гаиләләрнең күпчелеге ана (гаилә) капиталын торак шартларын яхшыртуга тота. Дәүләт ярдәме акчаларын шулай ук балаларны укытуга һәм ана пенсиясенең тупланма өлешенә юнәлтәләр. Бүген ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова #ТатарстанОнлайн программасы туры эфирында шул хакта хәбәр итте. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы яза.

Эльмира Зарипова сүзләре буенча, әлеге елдан башлап ана капиталы акчасын әти кешенең тупланма өлешенә (пенсиясенә) дә юнәлтеп булачак. Шулай ук бер тапкыр бирелә торган түләүгә яки, әгәр гаиләдә инвалид бала булса, тернәкләндерү өчен техник чаралар сатып алуга юнәлтү мөмкинлеге булачак.

Спикер ана (гаилә) капиталы программасының 2007 елдан гамәлгә ашырылуын искәртте. Аның күләмен индексацияләделәр һәм ул быел 2020 елның 1 гыйнварыннан соң гаиләдә беренче бала тугач – 630 мең, икенче һәм ике сабый дөньяга килгәч 833 мең сум тәшкил итә.

Фото: © «Татар-информ»

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ