Аналар һәм балалар
(Аяз Гыйләҗевнең «Җомга көн кич белән» әсәрен өйрәнү. IX сыйныф)Рөстәм БӘХТИЕВ,Казандагы 2 нче лицей-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы, филология фәннәре кандидатыА.Гыйләҗевнең «Җомга көн...
(Аяз Гыйләҗевнең «Җомга көн кич белән» әсәрен өйрәнү. IX сыйныф)
Рөстәм БӘХТИЕВ,
Казандагы 2 нче лицей-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы, филология фәннәре кандидаты
А.Гыйләҗевнең «Җомга көн кич белән» әсәрен өйрәнүгә рус мәктәбенең татар төркемнәре өчен программада 4 сәгать вакыт бирелә. Беренче дәрестә укучылар язучының биографиясе белән таныша. Өйдә әсәрнең бер өлешен укып килергә кушарга мөмкин. Алдагы дәресләрдә әсәр анализлана, геройларга характеристика бирелә, повестьның тел-стиль үзенчәлекләре өйрәнелә. Игътибарыгызга 2 нче дәрестә башкарылырга мөмкин булган эш төрләрен тәкъдим итәм.
Дәрес тибы: яңа белем «ачу» дәресе.
Максат:
– укучыларга әсәрнең аерым бер өлешенең эчтәлеген, моның аша аналарның һәм балаларның бурычларын аңларга ярдәм итү;
– мәгълүматны анализлауда хезмәттәшлек, бәя бирү күнекмәләрен камилләштерүгә юнәлеш бирү;
– ата-анага карата хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү өчен шартлар тудыру.
Материал һәм җиһазлау: дәреслек, интерактив такта, һәр партага – ак кәгазь битләре, фломастерлар, бәяләү бланклары.
(Парталар берләштерелеп, 4 әр укучы утыра.)
Дәрес барышы
I. Мотивлаштыру-ориентлашу (психологик уңай халәт тудыру)
II. Белемнәрне актуальләштерү
Укытучы. Узган дәрестәге эшчәнлекне тасвирлагыз.
Көтелгән җавап. Аяз Гыйләҗевнең биографиясен өйрәндек, иҗаты белән таныша башладык.
Укытучы. Әдипнең тормыш юлын ни дәрәҗәдә белүегезне ачыкларга тест биремнәре ярдәм итәр.
Тест сораулары
1. Аяз Гыйләҗев ничәнче елда туган?
а) 1895
ә) 1978
б) 1928
2. Ни сәбәпле А. Гыйләҗевне биш елга Казахстанга җибәрәләр?
а) Казахстандагы туганнары янына бара.
ә) Казах әдәбияты белән танышу өчен шул якларга китә.
б) Төрмәгә утырталар.
3. Бу әсәрләрнең кайсысын Аяз Гыйләҗев язган?
а) «Печән базары яхуд яңа Кисекбаш»
ә) «Ике йөз елдан соң инкыйраз»
б) «Өч аршын җир»
4. Әдәби эшчәнлеге өчен А.Гыйләҗев нинди премиягә яки мактаулы исемгә лаек була?
а) Россиянең М.Горький исемендәге Дәүләт премиясенә
ә) «Татарстанның халык язучысы» дигән исемгә
б) Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә
Эшләү һәм бәяләү өчен критерийлар
1. Укучылар тест сорауларына 30–40 секунд дәвамында җавап әзерлиләр.
2. Бер-берсенең эшен тикшерәләр, дөрес җавапларга 1 балл куялар һәм бәяне күршеләрнең бәяләү бланкларына теркиләр.
3. Барлык җаваплары дөрес булган укучыларны укытучы билгеләп уза.
4. Тесттагы сораулар санын һәм эчтәлеген сыйныфның белем дәрәҗәсенә карап үзгәртергә мөмкин.
III. Максат һәм бурычларны билгеләү
Укытучы. Укучылар, әйдәгез, бергәләп фикер йөртеп-уйлап карыйк: Аяз Гыйләҗев ни өчен бу әсәрен «Җомга көн кич белән» дип атаган. Ничек уйлыйсыз, «җомга» сүзе татар халкында нинди мәгънәгә ия?
Көтелгән җавап. Җомга – атнаның бишенче көне, изге көн, ял көне, мәчеткә бару көне һ.б.
Укытучы. Җомга – мөселманнар өчен изге көн санала. Изге кешеләр җомга көнне вафат була, дигән фикер яши.
Эшләү һәм бәяләү өчен критерийлар
1. Сорауга җавапларны укучылар төркем белән бергә уйлыйлар. Эш дәвамлылыгы – 40–45 секунд.
2. Укучылар фикерләрен уртак кәгазьгә яза. Сүзлекләрдән файдаланырга киңәш ителә.
3. Җавапны язганда, һәр укучы «үз төсен» (төрле төстәге фломастер) кулланса яхшырак. Шул рәвешле укучының активлыгы бәяләнә.
4. Җавап биргән укучының бәяләү бланкына иптәшләре 1–5 балл терки.
Укытучы. Кем соң алар изге кешеләр?
Көтелгән җавап. Пәйгамбәрләр, әүлияләр, безең әниләребез...
Укытучы. Дөрес. Бүгенге дәрестә без нәрсә, кемнәр турында сөйләшербез дип уйлыйсыз? (Җаваплардан чыгып, укытучы теманы конкретлаштыра, бурычлар билгеләнә.)
IV. Яңа белемнәрне үзләштерү (текст белән эшләү)
Укытучы. Ә хәзер дәреслекнең 130–136 нчы битләрендәге текстны өлешләргә бүлеп анализларбыз һәм шушы өлешләргә куелган сорауларга җавап бирербез.
Сораулар:
1) Ни өчен Бибинур әбигә дөнья белән хушлашу җиңел түгел?
2) Ни өчен Бибинур әби Гайшә кабере янына килә?
3) Ни сәбәпле Сабантуйга кайткан балалар Бибинур әбине тәнкыйтьлиләр?
4) Бибинур әби «бәхет» төшенчәсен ничек аңлый?
Көтелгән җаваплар.
1) Бибинур әбинең балалары белән күрешәсе, аларга соңгы сүзне әйтәсе килә.
2) Гайшә кабере янына килеп, Бибинур әби ана вазифасын тиешенчә үтәү-үтәмәү хакында хисап тота.
3) Балалары Бибинур әбинең кадерен белеп бетермиләр, мал-мөлкәтнең үзләренә тотылганын аңламыйлар.
4) Бибинур әби өчен «бәхет» – ул балаларның бәхете.
Эшләү һәм бәяләү өчен критерийлар
1. Укучылар сорауларга җавапларны төркемнәрдә әзерли. Мисал өчен, 130–131 нче битне – 1 нче төркем, 132–133 битләрне – 2 нче төркем, 134–135 нче битләрне – 3 нче төркем һәм 136–137 нче биттәге текстны 4 нче төркемгә кергән укучылар укый һәм сорауларга җавап бирә. Эш дәвамлылыгы – 4–5 минут.
2. Җавап биргән укучының бәяләү бланкына иптәшләре 1–5 балл терки.
Укытучы. Димәк, укучылар, балаларның әниләрен яратуы, хөрмәт итүе белән берлектә, алар каршында билгеле бер бурычлары да бар икән. Нинди бурычлар соң алар?
<...>
Дәрес үрнәге белән тулысынча биредә танышырга мөмкин.
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Гөлнара һәм Рәдиф Җамалетдиновлар: «Оныклар да татар булсын иде!»
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы Рәдиф Җамалетдинов – эштән уңган җитәкче генә түгел, гаиләсендә дә үрнәк әти. Җәмәгате – Гөлнара ханым белән...
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы Рәдиф Җамалетдинов – эштән уңган җитәкче генә түгел, гаиләсендә дә үрнәк әти. Җәмәгате – Гөлнара ханым белән Илфат исемле ул һәм курчак кебек ике кыз: Диләрә белән Диләфрүзне үстерәләр. Зыялы татар гаиләсендә без дә кунакта булдык.
«Үскәнеңне көтәрмен»
Хуҗабикә – ачык йөзле, чибәр ханым. Өстәлдә – ак ашъяулык, затлы чынаяк-тәлинкәләр, бәлеш исе борынны кытыклый. «Беркайчан да иремне эштән халат киеп каршылаганым юк, – ди ул. – Хатын-кыз һәрвакыт үзен карарга, матур киенеп йөрергә тиеш. Бу тәрбиядән килә торгандыр». "Бәлешнең итен Рәдиф әфәнде турагандыр инде", - дибез. Гөлнара ханым елмая: «Кухня – минем киңлек. Үзем турыйм, үзем яратып пешерәм, сөенеп сыйлыйм. Дөрес, кызлар минем янда бөтерелә. Әмма хатын-кыз өйдә булганда ир-атлар кухняда сыйланырга гына тиеш». Шулай да, ир-ат барысын да эшли белергә тиеш дип, әни кеше улын ашарга пешерергә дә өйрәткән. Ә бит бу гаиләнең бөреләнү чоры да Гөлнараның ризык әзерләвен күрүдән башлана…
1990 елның көзе яңгырлы килә. Пединститутның 1 нче курс студентларына да (гадәттә, көзге эш десантына 2 нче курсларны гына юллыйлар) октябрьдә, укуны ташлап, Балык Бистәсе кырларына бәрәңге алырга чыгарга туры килә. Армиядән кайтып укырга кергән Рәдифне староста итеп билгелиләр. Шулай туры килә – бәрәңге кырында да аны җитәкче итеп сайлыйлар, ни сәбәпледер аларны ияртеп килгән мөгаллимнәренә Казанга кайтып китәргә туры килә. Шулай итеп, аның җаваплылыгында - бер кыр бәрәңге, алар яшәгән мәктәп-интернат һәм бер төркем студентлар. Үзең пешереп ашарга да кирәк! Эш бүлешә башлагач, 17 яшьлек Гөлнара: "Әгәр ышанып тапшырсагыз, мин ашарга пешерер идем", - дип куя. Аңа тагын бер-ике кыз иярә. Әле Казанда ук күзе төшкән кызның мондый булдыклылыгын күргәч, староста егет эченнән генә: "Менә ул кеше", - дип, тәгаенләп куя. Бәрәңге алырга кырга сәгать җиделәрдә чыгасы. Ә аңарчы кайнар ризык өстәлдә булырга тиеш. Ашарга пешерүче кызлар иртәнге дүрттә тора, зарланмыйлар. Арып-талып бәрәңге алсалар да, яшьлек үзенекен итә – яшьләр кичен дискотекага чыга, менә шуннан кайтканда йөрәкләр бер-берсенә серләрен чишә дә инде.
«Ул миңа шунда ук кияүгә чыгарга тәкъдим ясады, – дип, хатирәләрне яңарта Гөлнара. – 17 яшьлек бала гына бит әле мин, дидем. «Ярар, үскәнеңне көтәрмен, белеп тор – тик озак түгел», – диде». Өч еллап очрашып йөргәч, студентлар өйләнешеп куя инде. Менә быел октябрь аенда Рәдиф әфәнде биш кешелек гаиләсен ресторанга алып бара һәм: «Балалар, бүген безнең табышканга, кавышканга 25 ел», – дип әйтеп куя. Көмеш туйларын әнә шулай билгеләп үтәләр.
Студент гаиләсе
«Студент чакта гаилә коруның үз плюслары бар, – дип санап китә гаилә башлыгы. – Укырга бергә барабыз, кайтабыз, дәрес программасын бергәләп үзләштерәбез. Аның да җаен таптык – Гөлнара белән әсәрләрне бүлешеп укыйбыз да аннан фикер алышабыз. Кыен ягы да бар – ир кеше гаилә корырга уйлаган икән, ул гаиләсе өчен һәр яктан җавап бирә, шул исәптән матди ягын да кайгыртырга тиеш. Гаиләсен тиешле югарылыкта тоту өчен өстәмә эшләми булмый». Рәдиф әфәндене аңлап була – 90 нчы еллар башы бит, торгынлык заманасы. Продукцияне дә талонга гына ала торган чаклар. «Ашау-эчүгә безнең кытлык булмады анысы. Ипи белән сөттән беркайчан да өзелмәдек, – дип, дәвам итә сүзен гаилә башлыгы. – Беренчедән, үзебез тырыштык, гел эштә идек, аннан тыш, әти-әниләребез дә булышты, без аларга бик рәхмәтле. Студент чакта ник өйләнәсез, болай да мәшәкатьле чагыгыз, дип әйтүче булмады, канәгатьсезлек белдермәделәр. Бәрәңге, итне беркайчан да сатып алмадык, онны да капчык белән генә китереп куя идек». Сүзгә Гөлнара да кушыла: «Яши башлагач та, ашыгып ялгыш адым ясамадым микән, дигән уй бөтенләй булмады. Рәдиф бер эштән дә тартынып тормады. Ленин стипендиясен алып укыды. Дәресләрдән кайткач, газета таратырга чыгып китә иде. Аннан егетләр белән вагоннардан капчыклар да бушатып йөрде. Бала туган вакытта Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы дәреслекләр белән эшләү бүлегенә чакырганнар иде, каршы килмәде. Анда көне буе утырасы түгел, эшен өйгә алып кайта. Яшәү шартларын яхшырту ягын уйлап яшәде. Икенче бала тугач, тулай торакта тагын бер бүлмә алып булмас микән, диде. Анысын да бирделәр, әмма бер шарты бар иде – тулай торакта нинди дә булса эш башкарырга кирәк. Кыенсынып тормады – ишегалды җыештыручы булып урнашты. Иртәнге биштә торып, тулай торак ишегалларын җыештыра, аннан костюмнарын киеп укырга китә, икенче, өченче эшкә чаба… «Никадәр авыр булса да, ял итәргә дә вакыт таба идек бит, спектакльләр, фильмнар карарга да йөрдек…»
1998 елда көтеп алынган өч бүлмәле фатирга күчә Җамалетдиновлар. «Баштарак ияләшү читенрәк булды, – диләр алар, бүген көлеп. – Коридорга чыккан саен, күршеләр чыгар төсле. Бик юксындык…»
Язманы тулысы белән биредә укый аласыз.
"Гаилә һәм мәктәп" журналы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар