Апрельдә өстәмә ял көне көтелә
Әлеге бәйрәм көне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов указы белән расланган иде.
Татарстанда яшәүчеләрне 10 апрельдә Ураза бәйрәме уңаеннан өстәмә ял көне көтә, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы.
Ә бәйрәм алды көнендә, 9 апрельдә, республика халкын кыска эш көне көтә, ул бер сәгатькә кыскарак булачак.
Комментарийлар