«Апуш» студиясе Мәскәүдән җиңү белән кайтты
9–12 ноябрь көннәрендә «Апуш» татар балалар театр студиясе Мәскәү шәһәрендә узган V Бөтенроссия «Свободное пространство» театраль фестиваль-лабораториясендә катнашып, I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Бу хакта Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге хәбәр итә.
«Свободное пространство» фестиваль-лабораториясе 5 номинация буенча («Нәфис сүз», «Әдәби-музыкаль композиция», «Театр», «Премьерага юл», «Пластик театр») уза. Быелгы чарада Россиянең төрле регионнары һәм Беларусь Республикасы театр студияләреннән барлыгы 11 коллектив 16 спектакль тәкъдим иткән.
«Апуш» студиясенең «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче төркеме бәйгедә драматург, шагыйрә, язучы Гөлүсә Батталова иҗат иткән «Көндәлек» спектакле белән катнашты. Тамашачыларга әлеге куелышны В.Маяковский исемендәге Мәскәү академия театрында рус теленә синхрон тәрҗемә белән татар телендә тәкъдим иттеләр. Татарстан әлеге бәйгедә беренче тапкыр катнашты.
11 ноябрь көнне узган тантаналы йомгаклау чарасында фестиваль-лабораториянең җиңүчеләре ачыкланды. «Театр» номинациясендә I дәрәҗә лауреат исеменә «Апуш» татар балалар театр студиясе лаек булды. Шулай ук студия «Иң яхшы режиссер эше» номинацияcендә җиңү яулады һәм «Милли мәдәни традицияләрне саклаган һәм татар театр сәнгатен үстергән өчен» аерым диплом белән бүләкләнде.
Фото: Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге





Комментарийлар