Арчаның район чыршысы бәйрәменә сәләтле балалар җыелды
25 декабрь көнне Арча мәдәният йортында районның чыршы бәйрәме узды, дип хәбәр итә «Арча хәбәрләре».
Чыршы бәйрәменә сәләтле балалар, уку алдынгылары, җәмәгать эшләре активистлары, олимпиада җиңүчеләре, сәнгать, спорт өлкәсендә уңышка ирешүчеләр чакырылган иде. Балалар район башлыгы Алмаз Хисаметдинов белән очрашты. Чараның әкияти мизгеле – Кыш Бабайга хат язу.
– Балаларның уңышы – аларны тәрбияләгән әти-әниләрнең, укыткан, алар белән өстәмә шөгыльләнгән укытучыларның, тәрбиячеләрнең дә тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Барыгызга да зур рәхмәт, – дип бәйрәм белән котлады
район башлыгы.
Фото: «Арча хәбәрләре»





Комментарийлар