Әтнәдә – «Осталык дәресләре» бәйгесе
Әтнә районында «Ел укытучысы – 2022» конкурсы белән бер үк вакытта «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесенең район туры үткәрелде. Бүгенге вазгыятьтә педагогның максаты – балаларда һәм ат...
Әтнә районында «Ел укытучысы – 2022» конкурсы белән бер үк вакытта «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесенең район туры үткәрелде. Бүгенге вазгыятьтә педагогның максаты – балаларда һәм ата-аналарда туган телгә карата кызыксыну уяту, туган телне өйрәтү. Укытучы иң беренче чиратта зур хәрефтән язарлык мөгаллим булып кала белергә тиеш. Ул – заман таләпләренә җавап бирерлек, белемле һәм татар телен тиешле дәрәҗәдә укыта алырлык укытучы. Бәйгедә районыбызның ун татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнашты. Конкурсантлар түбәндәге темалар буенча осталык дәресләре күрсәттеләр:

– «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның функциональ грамоталыкларын үстерү»;
– «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мультимедиа лонгридлары куллану»;
– «LearningApps.org сервисы ярдәмендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә дидактик биремнәр (уеннар) төзү алымнары»;
– «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тренинг методы куллану»;
– «Әдәби әсәрләр аша укучыларга тәрбия бирү»;
– «Укучыларның иҗади фикерләвен һәм танып белү эшчәнлеген активлаштыру чарасы буларак ТРИЗ технологиясе»;
– «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә лэпбук технологиясен куллану»;
– «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сторителлинг методын куллану»;
– «Татар әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллану».

Күңгәр урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфия Фирдәвес кызы Галиева, Күлле Киме төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Римма Рашат кызы Сафина, Бәрәзә төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фирдәвес Әгъзам кызы Әпсәләмовалар бәйге җиңүчеләре булып танылды.

Мондый бәйгеләрдә катнашу кызыклы гына түгел, бик файдалы да. Татар теле укытучылары да һәрвакыт үсештә, яңалык эзләүдә булырга тиеш. Коллегалар белән очрашу, аларның осталык дәресләрендә катнашу укытуда яңа төрле алымнар үзләштерергә мөмкинлек, һөнәри үсеш бирә. Бәйгенең алдагы этапларында аларга җиңүләр насыйп булсын.

Алия САДРИЕВА,
Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Сабыйларның якын дусты
“Яхшы дусның хакы йөз яхшы остазның хакыннан да олырак”, дип тикмәгә әйтмәгән бит ата-бабаларыбыз. Рөстәм Мәҗит улы Ганиев та – нәкъ шундый, бакчабызда көтеп алынган кунак, таянычыбыз да, ышанычыбыз д...

“Яхшы дусның хакы йөз яхшы остазның хакыннан да олырак”, дип тикмәгә әйтмәгән бит ата-бабаларыбыз. Рөстәм Мәҗит улы Ганиев та – нәкъ шундый, бакчабызда көтеп алынган кунак, таянычыбыз да, ышанычыбыз да. Зурларга гына түгел, сабыйларга да әйтер сүзе бар аның. Ә балалар күңелен аңлаган кеше һич картая белми инде ул. Инде ничә ел рәттән “Тукай варислары”н тәрбияләшергә ярдәм итә.

Туган телебездә аһаңле, ирекле аралашучы балалар өчен бүләкләр әзерләүдән тыш, аларның чыгышларын да яратып тыңлый, әби-бабаларыбызның йола-бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен кулланып, милли тәрбия бирүгә аеруча мөкиббән. Намус белән эшләгәнне күрә, тиешенчә бәяли дә белә. Бакчабызда булдырылган “Сөембикә” премиясенә ия булган алдынгы педагогларны, тәҗрибәле хезмәткәрләребезне һәр адым үсендерә. Гомумән, ул бакчабыз тормышы белән кызыксынып тора. Кунак азга килә, күпне күрә, дип юкка гына әйтмиләр бит. Шул кыска вакыт эчендә күзе төшкән кимчелекләрне бетерү өстендә эшләргә дә ярдәм кулы суза ул. Шуңа да нык яратабыз үзен. Һәрбер башлангычыбызга дәрт өсти, өмет уята.

2022 ел – Россиядә илебез халыкларының мәдәни мирасы елы, ә Татарстанда Цифрлаштыру елы булса, Рөстәм абыйның юбиллее белән дә истәлекле. Яраткан шәһәребездәге “Нефтехим” берләшмәсенә 55 ел булуы да – матур күренеш. Калабызның китапханәләр системасында эшләүчеләр тарафыннан 2022 елны әле шушы көннәрдә үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үткән хөрмәтле якташыбыз Разил абый Вәлиев елы дип аталуы да –гомумән, зур шатлык.

Димәк, безнең өчен берсеннән-берсе мөһим эчтәлекле, истәлекле елны шәһәребезнең зыялы шәхесләре:”Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Гөлсинә Ибраһим кызы Галиуллина, Рөстәм Мәҗит улы Ганиев, Разил Исмәгыйль улы Вәлиев, Хәмзә Азал улы Баһманов, Рафаил Исмәгыйль улы Хәбибуллин, Суфиян Минһаҗ улы Минһаҗев, Фирдәвис Гайнетҗан улы Ханов һ.б. шәхесләребез белән бергә булачакбыз.

Форсаттан файдаланып, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе Рөстәм Мәҗит улы Ганиевне, барлык хезмәткәрләр, әти-әниләр, сабыйлар исеменнән тәбрик итәбез. Күтәренке рух, бәрәкәтле озын гомер, саулык-сәламәтлек телибез!!! Киләчәктә дә бергә булырга, бердәм эшләргә, милли җанлы ул-кызлар тәрбияләп үстерергә язсын.
Түбән Камадагы 64 нче “Сөембикә” балалар бакчасы коллективы исеменнән,

Нурзия МИРХАЗОВА, бакча мөдире, Татарстанның атказанган укытучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар