Логотип Магариф уку
Цитата:

«Авыл укытучысы – 2023» конкурсының I этабы җиңүчеләре

«Мәгариф»  журналы   Татарстан  Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья  татар конгрессы белән берлектә оештырган «Авыл укытучысы» конкурсының  I этабына йомгак ясалды.Са...

«Мәгариф»  журналы   Татарстан  Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья  татар конгрессы белән берлектә оештырган «Авыл укытучысы» конкурсының  I этабына йомгак ясалды.
Сайлап алу турына  республикабызның төрле мәктәпләреннән 150 дән артык эш килде. Бәйгедә катнашучыларга быел бары тик бер темага: «Педагоглык эшчәнлегемдә остазымның роле» турында  эссе язу шарт булып торды. Иҗади язмада авыл укытучысы башкарган киңкырлы эшчәнлекне чагылдырырга, билгеләнгән тема буенча сала мәктәбе шартларында балаларга белем һәм тәрбия бирү проблемаларын яктыртырга, шәхси  тәҗрибәләре белән уртаклашырга тиешләр иде.  Конкурсның әлеге этабында Азнакай, Әгерҗе, Актаныш, Арча, Питрәч,  Кукмара районнары укытучылары активлык күрсәтте.  Алардан тыш Чистай, Нурлат,  Әлмәт, Биектау,  Мөслим, Алабуга, Теләче, Апас,  Тукай, Бөгелмә, Балык Бистәсе,  Мамадыш  районнары мөгаллимнәре дә үз эшләре белән катнашты.  Узган еллардан үзгә буларак, бәйгегә Баулы, Спас, Кама Тамагы, Әтнә районнары да килеп кушылды. Башлангыч этапта   иң яхшы эшләр сайлап алынды, II этапка  30 мөгаллим чыкты. Алга таба алар  «Күренекле мәгърифәтче-педагог хезмәтләрендә укыту-тәрбия алымнары (дәрестән тыш эшчәнлек); Бүгенге чор әдипләрнең тәрбиягә өндәүче әсәрләренең укытуга йогынтысы; Педагоглык эшчәнлегендә остазының роле белән бәйләп үз предметы буенча дәрес эшкәртмәсе ( дәрестән тыш чара) бирү»   темалары буенча язмача эшләр җибәрергә тиеш. Бәйгедә катнашучы тәрбиячеләр дә үз эшләрен шул темаларга таянып эшли.

II этапка чыккан мөгаллимнәр:


ГАЛИУЛЛИНА Айсылу Фоат кызы, Тукай районы Комсомол урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.


ГАБИДУЛЛИН Ильяс  Исмәгыйль улы,  Кама Тамагы районы Иске Казиле  урта мәктәбенең физика һәм география  укытучысы.


ГОСМАНОВА  Зөһрә  Рәшит кызы,  Әтнә районы  Күңгәр урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы.


ГЫЙМАДИЕВА Ләйсән Мәүлет кызы,  Буа  районы  Иске Суыксу урта мәктәбенең  биология укытучысы.


РАФИКОВА Фирүзә Габделбәр кызы, Мамадыш районы Югары Ушмы төп мәктәбенең  башлангыч сыйныфлар укытучысы.


САБИРОВ Тәлгать Салихҗан улы, Биектау районы Әлдермеш урта мәктәбенең физкультура һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучысы.


САБИРОВА Ләйсән Габдрахман кызы, Әгерҗе районы Сарсак-Умга лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


САДЫЙКОВА Нурфия Камил кызы, Арча  районы Яңа Кенәр урта мәктәбенең  биология укытучысы.


САФИУЛЛИНА  Миләүшә  Фоат  кызы,  Арча районы Яңа Кишет төп мәктәбенең  математика укытучысы.


СӘЛИМОВА Рәмзия Тәлгать кызы,  Алабуга районы Олы Шүрнәк урта мәктәбенең  инглиз теле укытучысы.


СИМАКОВА Гөлнур Илдус кызы, Әгерҗе  районы Исәнбай урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.


ЗАКИРОВА Фәридә Марат кызы, Азнакай  районы Мәлбагыш урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме  укытучысы.


ЗАРИПОВ Илшат Нәҗип улы,  Кукмара районы Зур Сәрдек гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.


ЗӘМДИХАНОВА Рәмзия Мостафа  кызы, Буа районы Янтуган урта мәктәбенең математика укытучысы.


ИБРАҺИМОВА Фәридә Фрас кызы, Әгерҗе  районы Кичкетаң урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы


КУРАМШИН Рамил  Хәсәнгата улы, Нурлат районы  Кизләү төп мәктәбенең география укытучысы.


МИННЕЯРОВА  Ландыш Хәким кызы, Азнакай районы Кәкре  Елга  урта  мәктәбенең математика укытучысы.


МИРСАЛИХОВА Эльвира Рәсил кызы, Мөслим районы Мари Бүләр төп мәктәбенең математика һәм информатика укытучысы.


МУЛЛАНУРОВА Земфира Рәис кызы, Әгерҗе районы Кадыбаш урта мәктәбенең математика укытучысы.


НӘБИУЛЛИНА Луиза Зөфәр кызы,  Әгерҗе районы  Тирсә урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


НУРЛЫЕВА Лилия Фнүн кызы, Актаныштагы «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат»ның инглиз теле укытучысы.


ФӘТХЕТДИНОВА Альбина  Фирдавис кызы,  Азнакай районы  Чубар Абдул  урта мәктәбенең  татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


ХӘБИБУЛЛИН Ленар Әсгать улы, Чистай районы Мөслим урта  мәктәбенең география  һәм биология укытучысы.


ХӘБИБУЛЛИНА Гүзәл Миннесәгыйрь кызы, Азнакай районы Сарлы  урта мәктәбенең математика укытучысы.


ХӘЙБУЛЛИНА Фәния Фәрид кызы,  Апас районы  Дәүләки  төп  мәктәбенең химия һәм биология укытучысы.


ХӘЛИЛОВ Азат Альберт улы, Биектаудагы 2 нче урта мәктәпнең технология укытучысы.


ХӘСӘНОВА Минзифа Гыйльми кызы, Питрәч районы Шәле урта мәктәбенең  татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


ХӨСӘЕНОВ  Зиннур Зөфәр улы,  Теләче районы  Иске Җөри урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы.


ХӨСНЕТДИНОВА Лилия Рафаил кызы, Балык Бистәсе районының Олы Елга урта мәктәбенең география һәм биология укытучысы.


ШӘЙХУЛОВА Миләүшә Фәгыйль кызы, Азнакай районы Җиңү бистәсе урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


«Гаилә һәм мәктәп» журналының 10 еллыгы уңаеннан «Авыл тәрбиячеләре» бәйгесенең II этабына  ун тәрбиячене  чыгарырга карар ителде.


АРЕФЬЕВА Римма Хәниф кызы, Сармандагы 3 нче балалар бакчасы.


БАКИРОВА Фәнилә   Фирдәвес кызы, Актаныштагы 3 нче балалар бакчасы.


ГАЛИЕВА Чәчкә  Азат кызы,  Сармандагы 1 нче балалар бакчасы.


ГЫЙМАДИЕВА Диләрә Галимулла кызы, Апас районы  Зөя бистәсендәге балалар бакчасы.


ЗАКИРҖАНОВА Лилия Рәмзил кызы, Актаныштагы 6 нчы балалар бакчасы.


ЗӘЙНУЛЛИНА Гөлшат Тәбрис кызы,  Балтач районы Кариле балалар бакчасы.


РАМАЗАНОВА Гөлчәчәк Мөсәвир кызы, Әгерҗе районы Кадыбаш балалар бакчасы.


СОЛТАНОВА Фәүзия Ислам кызы,  Балтачтагы 5 нче балалар бакчасы.


ХӘМИДУЛЛИНА Наталья Павел кызы, Әгерҗе  районы Иж-Бубый авылы балалар бакчасы.


ШӘЙХЕТДИНОВА Миләүшә Миргазиз кызы, Питрәчтәге 2 нче балалар бакчасы.


Конкурста катнашучыларның һәммәсенә дә уңышлар теләп калабыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ