Логотип Магариф уку
Цитата: Кадерле сүз ишетсәң, аклың артыр (Утыз Имәни)

ИГЪТИБАР! “Авыл укытучысы” конкурсында катнашу турында сертификат алу тәртибе

Сертификат “Авыл укытучысы-2014” бәйгесендә катнашуны раслый. Аңа “Мәгариф” журналы редакторы имзасы куела, мөһер сугыла. Конкурс Нигезләмәсенең 2.2.6 пунктында күрсәтелгәнчә, әлеге таныклыкны алу өче...

Сертификат “Авыл укытучысы-2014” бәйгесендә катнашуны раслый. Аңа “Мәгариф” журналы редакторы имзасы куела, мөһер сугыла. Конкурс Нигезләмәсенең 2.2.6 пунктында күрсәтелгәнчә, әлеге таныклыкны алу өчен конкурста катнашучы, редакциягә мөрәҗәгать итеп, таныклыкны ясау һәм почта чыгымнарын үз өстенә алырга тиеш. Сертификатны ясау һәм Татарстан Республикасы буенча почтадан җибәрү чыгымнары – 250 сум, редакциягә килеп үзләре алып китүчеләр өчен 200 сумны тәшкил итә. Түләү банкта яки журнал редакциясендә башкарыла. Бәяләр 1 сентябрьгә кадәр гамәлдә.


Конкурста катнашу турында сертификатны почта аша алырга теләүчеләр түбәндәгеләрне башкара:



  1. Банкта сертификат өчен 250 сум түләргә. ( КВИТАНЦИЯ )

  2. Шуннан соң magarif@bk.ru электрон адреска хат язасыз. Анда


а) «Авыл укытучысы-2014» конкурсына сертификат ясатуны сорыйсыз,


б) түләүне раслыйсыз,


в) паспорт, ИНН һәм иминият таныклыгы копияләрен беркетәсез,


в) сертификат җибәрелергә тиешле почта адресын һәм телефон номерыгызны күрсәтәсез.


Заявкалар 1 сентябрьгә кадәр кабул ителә! Редакция килгән заявкаларны килү тәртибе буенча эшкәртә.


Сертификатны редакциядән алып китәргә теләүчеләр:



  1. 1 сентябрьгә кадәр magarif@bk.ru электрон адресына язып яки 222-06-09 телефон номерына эш вакытында шалтыратып, сертификатны ясатырга һәм редакциядән алып китәргә теләвегезне хәбәр итәсез, үзегез турында мәгълүмат калдырасыз.

  2. Сезгә сертификатны килеп алып китү көне хәбәр ителә.

  3. Билгеләнгән көндә, паспорт, ИНН һәм иминият таныклыгы күчермәләре белән, редакциягә килергә (Казан, Декабристлар ур., 2, 7 нче кат, “Мәгариф” редакциясе), түләүне редакциядә башкарырга. Сертификат шунда ук тапшырыла.


Банкта түләү өчен квитанция:
Kvitanciya-na-sajjt-gotovaya
 
Сертификат Авыл укытучысы (1).jpg обр

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу хакта нигезләмәдән таба аласыз. 2.2.6. “Авыл укытучысы” конкурсына барлык таләпләрне үтәп, эссе җибәргән автор Конкурста катнашканы өчен Оештыручыдан (редакциядән) Таныклык алуга дәгъва итә ала. Таныклык “Мәгариф” журналы редакциясенең мөһере һәм баш мөхәррирнең имзасы белән расланырга тиеш. Таныклыкны алу өчен Катнашучы редакциягә мөрәҗәгать итеп, Таныклыкны ясау һәм почта чыгымнарын үз өстенә алуын хәбәр итәргә тиеш. Автор: admin

    • аватар Без имени

      0

      0

      Сертификатны электрон почтага гына салу мөмкинчелеге юкмы? Автор: Б.Римма

      БАШКА ЯЗМАЛАР

      Ишетми калмагыз

      Аудиоязмалар

      • Гильм Камай

      • Җәлилнең якын дусты

      • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

      • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


      ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ