Логотип Магариф уку
Цитата:

Аяк киемен ничек сайларга?

Аяк киемен сайлаганда, аның тышкы кыяфәтенә игътибар бирергә яратабыз: аякта матур торамы, модага туры киләме? Асылда, дөрес аяк киемен сайлау җитди эш икәненә күбебез төшенми. «Сәламәтлек кигән аяк к...

Аяк киемен сайлаганда, аның тышкы кыяфәтенә игътибар бирергә яратабыз: аякта матур торамы, модага туры киләме? Асылда, дөрес аяк киемен сайлау җитди эш икәненә күбебез төшенми. «Сәламәтлек кигән аяк киемеңнән башлана», – ди ортопедлар.

ОРТОПЕДТАН ТУГЫЗ КИҢӘШ
Әгәр сыйфатсыз яки җайсыз аяк киеме кигәнбез икән, бик күңелле бәйрәм дә күңелсез тәмамланырга мөмкин. Шулай диюгә, күбегез аякка сөял чыгудан интеккән вакытларны искә төшереп куйгандыр. Аяк киемен дөрес сайламау кан тамырлары, буын, мускул хәтта умыртка баганасы авыруларына китерүе бар, ди ортопедлар. Шул хактагы киңәшләрне Республика клиник хастаханәсенең ортопедия бүлегендә травматолог-ортопед булып эшләүче табиб Галимов Дамир Хәлим улыннан сорашырга булдык. Аның сүзләренчә, дөрес аяк киемен сайлаганда, төп тугыз кагыйдәне истә тотарга кирәк:
1. Идеаль аяк киеме – сезнең аяк табаны формасын кабатлаучы аяк киеме ул. Модалы киенергә яраткан күп кенә хатын-кызлар биек үкчәле тар «лодочкалар»га кызыга. Аяк киемен модага ияреп түгел, ә аяк формасына туры килерлек итеп сайларга кирәк. Бүгенге көндә базарда аяк киемнәре күп һәм төрле булганлык-
тан аны дөрес сайлап алуның кыенлыгы юк.
2. Аяк киеме кибетенә көннең икенче яртысында бару шарт, чөнки аяк үзгәрүчән: иртәнге якта ул кечерәк була, ә кичкә аяк бүртенеп, җиңелчә шешенеп киткәнгә, аның үлчәме зурая төшә.
3. Аяк табанының иң киң җирендә аяк киеме кысмаска тиеш. Дөрес, күн яки замштан тегелгән натураль аяк киеме, вакытлар узу белән, киңәя төшә. Ләкин моңа күпме вакыт кирәк булачагын беркем белми.
4. Аяк киеменең калыбына (колодка), материалына һәм сыйфатына игътибар бирегез. Арзанлы дерматинга караганда, табигый замш, күн, велюр, нубуктан тегелгәннәре, кыйммәткәрәк төшсә дә, аякларыгыз сезгә рәхмәт әйтер.
5. Аяк киемен икесен дә киеп, йөреп карагач кына алырга була. Эченә, тышына игътибар бирегез. Тегелгән, ябыштырылган урыннарның аякка җайсыз булмавына игътибар итәргә кирәк, югыйсә сөял чыгуы бар.
6. Яссы табанлы аяк киеме алмагыз. Алар, бик биек үкчәле туфлиләр кебек үк, аякның сәламәтлегенә зарар китерә. 2–5 см биеклектә үкчәсе булган аяк киеме оптималь санала.
7. Аяк киеменең эчлеге һәм олтырагы (стелька) табигый материалдан эшләнгән булырга тиеш. Безнең климатта тукымадан тегелгән итек белән бина эчендә генә йөреш-
ле, ә урам өчен мех яки йон эчле аяк киеме сайларга киңәш ителә. Яз-көз кияр өчен байка эчлекле аяк киеме сайласагыз, ул юешләнүдән һәм салкын тиюдән саклаячак. Күпләр кыш өчен генә табигый материалдан калыпланган аяк киеме эзли, ә җәй өчен җылылыгы мөһим түгел дип, ясалма материаллардан булганына да ризалаша. Бу фикер дөрес түгел. Ясалма материалдан тегелгән аяк киеме тирләтә, ул гөмбәчекләр үрчүгә, сөял чыгуга сәбәпче булырга мөмкин. Аяк тиресе суламаган һәм шешенгәнгә күрә, кичкә аяк балтырларында авырлык һәм сызлау тоябыз.
8. Һәр сезон өчен, кимендә, ике пар аяк киеме тотыгыз. Алмаш-тилмәш кигән очракта аяк киеме кибеп, янәдән үз формасына кайтып өлгерә.
9. Үз аяк киемегезне беркемгә дә бирмәгез! Беренчедән, бу гигиена кагыйдәләренә туры килми. Икенчедән, аяк табаны, аяк формасы, йөреше, кул бармакларындагы сырлар кебек, һәр кешенең үзенә генә хас. Һәр аяк киеме хуҗасының шул үзенчәлекләренә яраша. Башка кеше кигән аяк киемен алырга җыенганда да моны истә тотарга кирәк.
10. Модадан артта калмаска теләгән, образга туры килгән аяк киемен киясе килгән, ләкин сәламәтлекне дә кайгырткан кешеләргә нишләргә соң? Моны бүгенге көндә гади генә хәл итеп була. Ортопедик салоннарда заман технологияләре ярдәмендә, сезнең аяк формасыннан чыгып, махсус олтырак ясыйлар. Ул табаныгызның формасын кабатлый, шул сәбәпле балтыр-табан, тез, оча сөяге-бот буыннарына һәм умыртка баганасына ясалган авырлыкны киметә төшә. Аны теләгән аяк киеменең эченә салырга була: матур да, зарарсыз да.
БЕРЕНЧЕ АЯК КИЕМЕН КАЙЧАН АЛЫРГА?
 Гадәттә, 10–12 айларда бала тәпи китә, ә аңарчы балага йомшак аяк киеме, йә булмаса оекбашлар да җитә. Беренче аяк киемен сайлау, аяк табаны үлчәмен алуда әти-әниләргә ортопедлар нәрсә киңәш итә соң?
Баланың аяк табаны формалашуны 3 этапка бүлеп карыйлар:
- 1 яшькә кадәрге чор. Бу чорда бала әле йөрми. 8–10 айлар тирәсендә алар тотынып басарга өйрәнә. Ләкин ул чакта аяк табанына зур авырлык ясалмый.
- 1–3 яшь аралыгы. Бала йөрергә өйрәнә, аяк табанына гәүдә авырлык сала. Мускул һәм сеңерләр ныгый, табан биле формалаша башлый. Бу чорда табанның яссы булуы нормаль күренеш санала.
- 3–8 яшь аралыгы. Аяк табанының актив үсеш һәм формалашу этабы. Мускуллар ныгып бетә. Табан биле барлыкка килә. Үсешнең дөрес барганына инаныр өчен бу яшьтә баланы табиб-ортопедка күрсәтеп алырга киңәш ителә.
Аяк табаны озынлыгын ничек дөрес үлчәргә?
Моның өчен ак кәгазь бите, карандаш һәм үлчәү тасмасы кирәк булачак. Баланы кәгазь битенә бастырып, аның аяк табанын төшереп алабыз. Баш бармагы очыннан үкчәгә кадәр аралыкны үлчибез. Кайвакыт сул табан белән уң табанның үлчәме бераз аерылырга мөмкин. Бу зарарлы түгел, зуррак күрсәткечне алабыз.
Дөрес үлчәмдәге сандали сайлаганны аңлар өчен, супинаторның табан биле өлешенә туры килүен карага кирәк. Әгәр супинатор аяк биле өлешендә булмый һәм сандали җиңел генә
киелә икән, ул 1–1,5 см га зуррак дигән сүз. Әгәр супинатор дөрес тормаса һәм баланың бармаклары бөкләнсә, сайланган аяк киеме кечерәк булачак.
Ябык аяк киеме сайлаганда, ботинка эченнән олтырагын алабыз һәм баланы шуңа бас-
тырып карыйбыз. Үкчә дөрес урнашырга, ә бармаклар олтырактан чыкмаска тиеш. Әгәр инде олтырагы алынмый икән, ул очракта баланың аяк табаны эзен ботинка эченә салып үлчибез.
Запас белән алу, йә булмаса кысан аяк киеме кидерү – иң зур хата. Аяк киеменең олтаны каты, сырлы, тыгыз булырга тиеш. Көзге-язгы һәм кышкы аяк киемнәре балтырны каплап торса, ягъни озын кунычлы булса әйбәт.
Балага аяк киеме сайлаганда, еш ясала торган хаталарны санап узыйк:

  • -Аяк киемен балага утырган яки яткан килеш кигезеп карау. Аяк табанына бөтен гәүдә авырлыгы төшәргә тиеш. Шул чакта табан тагын 3–6 мм га озыная.

  • Аяк табанын кәгазь битенә төшергәндә, карандашны вертикаль тотарга, бала басып торырга тиеш.

  • Үлчәмнең дөреслеген аяк киеменең арткы өлешенә бармак белән кереп белергә тырышу. Бу очракта табан басыла, ул алгарак килә, ә бармаклар кысыла төшә.


ДӨРЕС САЙЛАНГАН АЯК КИЕМЕ НИНДИ БУЛЫРГА ТИЕШ?
– Белгечләр балаларга табигый материаллардан ясалган аяк киеме алырга тәкъдим итә. Ләкин бүгенге көндә аларны «сулый» торган, йомшак, җылыны саклаучы, аякны тирләтмәүче яңа төр материаллар да алыштыра ала. Югары технологияләр кулланып, синтетик материаллардан ясалган мембраналы аяк киемнәре әнә шундыйлардан. Алар җиңел, җылыны саклый һәм бик чыдам.
Тукымадан ясалган аяк киемнәре шулай ук зарарсыз, ләкин алар җәй өчен генә яраклы. Сыйфатсыз, арзанлы материаллардан ясалган аяк киемнәрен алмаска тырышыгыз.
– 5 яшькә кадәр балаларга үкчәсе ачык аяк кие-
ме кигезергә киңәш ителми. Ул артлы булмаса, үкчә дөрес форма алмаячак. Аяк киеменең ул өлешенә натураль күннән тегелгән, сыгылмалы һәм нык материал куелырга тиеш.
– Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен супинатор кирәкми. Ул аяк билен кысып куя һәм шуның аркасында аяк табаны мускуллары эшләми. Бу исә аютабан формалашуга китерергә мөмкин.

Дөрес аяк киемен сайлау – сәламәтлекне кайгырту ул. Балалар өчен бу аеруча әһәмиятле.


Нурисә СӘГЪДИЕВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ