Логотип Магариф уку
Цитата:

Бабшановлар гаиләсе бәхетне нәрсәдә күрә?

Ундүрт ел бергә гомер иткән гаиләнең бу сорауларга җаваплары һәрвакыт әзер.

Идеаль кешеләр, идеаль гаилә булмый, дияргә яратабыз. Ләкин һәркемнең үз идеалы, бу сүзләргә үз аңлатмасы табыла торгандыр. Богадинский поселогында яшәүче Илгиз һәм Гөлфия Бабшановалар «Идеаль татар гаиләсе нинди булырга тиеш?» дип уйлый. Гаиләдә иң мөһиме нәрсә? Бер-береңә кем юл куярга тиеш соң: ирме, хатынмы? Ундүрт ел бергә гомер иткән гаиләнең бу сорауларга җаваплары һәрвакыт әзер.

Бабшановлар мактамаслык түгел шул.  Гаилә традицияләрен саклауга һәм аны балаларына тапшыруга алар җиңел карамый. Фельдшер булып эшләүче Гөлфия, заводта хезмәт куючы Илгиз ике кыз белән малай үстерә.

Татар хатын-кызы яшәгән йортта һәрвакыт хуш исле ризык исе килеп торырга тиеш, ди Гөлфия.  Уңган хатын,  әни атна саен гаиләсен пәрәмәч, бәлеш, чәкчәк, пешереп сыйлый. Әти-әниләрдән шуны ук күреп үскән Гөлфия үз гаиләсендә бу традицияләрне дәвам итә. Бөтен гаиләләре белән җырлыйлар Бабшановлар. Өйдә, машинада барганда, өй эшләрен башкарганда татар музыкасын кабызып  кушылып җырлыйбыз. Балаларда татар музыкасына мәхәббәт шулай тәрбияләнә, ди хуҗабикә. Җырлап торган хатынны яратырсың да! Илгиз хатыныннан уңган, дип өздереп әйтергә була.

Балалар белән һәр атнаны әби-бабаларының хәлен белергә бергә барабыз, сөйләшәбез, ярдәм итәбез, бәйрәмнәрдә туганнарыбыз белән зур өстәл артына җыелырга тырышабыз. Бу сыйфатларны балаларыбызда да күрәсебез килә, ди Гөлфия.

Буыннан-буынга күчеп килгән әби-бабаларының шөгыльләрен дә саклап яши бу гаилә. Гөлфиянең әтисе дә, бабасы да чын балыкчылар, аучылар булган. Хәзер кечкенә Бабшанов та бабасы белән ауга, балык тотарга йөри. Уллары Идрисне гармунда уйнарга өйрәтү – гаиләнең тагы бер хыялы. Ә кече кызлары Илүзә чын артистка, сәхнәгә тартыла. Алар Төмән өлкәсендә узган гаилә проектларында, фестивальләрендә, концертларында, конкурсларында еш катнаша. Җиңүләре, казанышлары да күп. Соңгы елда кызлары Илүзәнең Казанда узган "Солдатка хат" конкурсында Бөтендөнья конгрессының рәхмәт хаты белән бүләкләнүе белән горурлана гаилә. Гөлфиянең осталыгын "Оста куллар" конкурсында да бәяләгәннәр, җиңү яулаган.

– Гаиләдә иң мөһиме нәрсә? Кайсыгыз бер-берегезгә күбрәк юл куя? – дип сораштырам Гөлфиядән.

– Икебез дә бертигез юл куябыз. Тормыш башлаганда үзеңчә булырга тырышасың, еллар үткән саен бер-береңнең характерына яраклашырга тырышасың, бер-береңне тыңларга, ишетергә өйрәнәсең. Аңлашу, бер-берсенә терәк булган гаиләнең киләчәге зур.

– Гаиләдә себер татар телендә сөйләшәсезме? – дип, чираттагы соравымны бирәм. – Әйе «кәпләшәбез». Без әлегә эш урыныбыз шушы поселокта булгач, монда яшәргә мәҗбүр. Ләкин зур мәктәптә татар теленең укытылмавы безне борчый. Без балаларыбыз белән һәрвакыт татар телендә сөйләшәбез. Тора-бара Муллаш авылына үз йортыбызга кайтырга уйлыйбыз. Бабабыз татарча сөйләшмәсәк, ачулана.

Бабшановлар гаиләсе бәхетенең нидә икәнен аңладыгызмы? «Бергә» дигән сүздән башлана аларның бәхете...

 

 Таңсылу Габидуллина

Фото шәхси архивтан алынды

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ