Логотип Магариф уку
Цитата:

Балачак иминлеге сагында

27 ноябрь көнне Казанда «Татарстан Республикасының балигь булмаганнар белән эшләүче иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Тантаналы чара республиканың Милли китапханәсе бинасында узды.

Әлеге бәйге 2012 елдан бирле оештырыла. Балигъ булмаганнар белән эшләүче тәрбиячеләрнең дә тәҗрибәсе елдан-ел арта, эшләү алымнары камилләшә. Мондый эшкә йөрәген ачкан һәркемне бүгенге заманның «супер каһарманнары» дип атадылар. Җәмәгать тәрбиячеләре арасында укытучылар, социаль өлкәдә хезмәт куючылар, җитәкчеләр, депутатлар да бар. 

«Бүгенге көндә республикабызда миллион ярымга кадәр мәктәп укучысы исәпләнә, шуның 50 меңе безнең күзәтү астында. Янәшәбездә шундый битараф булмаган кешеләр булганда, республикабыз, илебез өчен тыныч була алабыз!» – диде Татарстанның мәгариф һәм фән министрыурынбасары – балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе рәисе урынбасары Алсу Әсәдуллина.

«Республикада җәмәгать тәрбиячеләре аша кимендә 20 мең бала узып, дөрес юлга баскан», – дип, саннар аша җиңүчеләргә рәхмәтен белдерде Республиканың юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов. 

«Балачакны саклау», «Гаилә кыйммәтләре», «Тормышка юллама», «Ватан иминлеге өчен», «Иҗади якын килү» номинацияләрендә 21 җиңүче бүләкләнде. Гран-при иясе итеп Балык Бистәсе районының Сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучылар берләшмәсе рәисе Илдус Моталлапов танылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ