Балалар өчен үзенчәлекле конкурс игълан ителде
Казанда шәһәрдә трамвай эшләтеп җибәрүнең 125 еллыгына багышлап, шәһәр транспортын популярлаштыру максатыннан «Казан шәһәрендә киләчәк трамвае» балалар рәсеме конкурсы игълан ителде.
Конкурс 5 яшьтән 15 яшькә кадәрге балалар өчен оештырыла. «Иң матур эшләр шәһәр трамвайларын бизәячәк», ди оештыручылар.
Конкурның шартлары болайрак: иҗади эш конкурс темасының эчтәлеген ачарга һәм А3 форматындагы кәгазендә ясалырга тиеш. Иҗади эшне башкарганда карандашлар, фломастерлар, акварель, гуашь, акрил һәм май кебек буяулардан файдаланырга була. Моннан тыш, битнең икенче ягында катнашучы үзе турында мәгълүмат күрсәтергә тиеш: тулы исем, яшь, белем бирү учреждениесе һәм телефон номеры.
Конкурс эшләре 12 июльгә кадәр дәвам итә.
Таңсылу Габидуллина
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Кырынкүлдә беренче татар балалар бакчасын ачтылар
Кичә Төмән шәһәренең Кырынкүл бистәсендә беренче «Әлифба» балалар үсеше үзәгенең коммерцияле булмаган мәктәпкәчә белем бирү оешмасы ачылды.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессының Төмәндәге вәкиле Ринат Насыйров һәм «Партнёрлык» төбәк эшмәкәрләренең хезмәттәшлекне үстерү берләшмәсе вәкилләре дә катнашты. «Тарихлы җирдә, Кырынкүл авылында элек-электән гыйлемле, дини кешеләр яшәгән. Төзелгән мәчет янында җыелган бабайлар – алар безнең тарихыбыз, шушы бистәдә урнашкан этнокомпонентлы мәктәбебез һәм «Этнос» балалар үзәге алар безнең бүгенгебез. Бүген ачылган балалар йорты ул – безнең киләчәгебез. Әле без телне дә, динне дә тирән итеп белмибез. Монда тәрбияләнеп чыккан балалар рәхәтләнеп татар телендә сөйләшеп, үзебезнең гореф-гадәтләрне аңлап, динебезне хөрмәт итеп татарлыгыгызны зур дәрәҗәгә күтәрерләр дип өметләнеп калабыз», – диде Ринат Хәмзиевич ачылу тантанасында.
Бүген ата-аналар өчен Ачык ишекләр көне узды. Дүшәмбедән балалар бакчасы үз ишекләрен ачачак. Ата-аналар оешманың барлык шартлары белән танышты. Заманча, милли мохиттә балалар белән белемле тәрбиячеләр, тәрбияче ярдәмчеләре, өлкән тәрбиячеләр шөгыльләнәчәк. Алга таба икенче кат һәм азык-төлек блогы эшли башлагач, 60 ка якын балалар кабул ителәчәк. Балалар йортына ике төркем йөреячәк: беренче катта 2–4 яшьлек балалар, өлкән төркем 4–6 яшьлек балалар булачак.
Яңа балалар бакчасы нәрсәсе белән үзенчәлекле? «Әлифба» балалар үсеше үзәгенең җитәкчесе Гөлнара Баева: «Башка балалар бакчасыннан аермалы буларак, милли традицияләргә, бәйрәмнәргә, дини кыйммәтләргә таяну буенча аерылып тора. Күпчелек ата-аналар татар телен яхшы белми. Тәрбиячеләр арасында татар телен яхшы белүчеләр дә, әле өйрәнүчеләр дә бар. Балалар, тәрбиячеләр өчен дә татар телендә аралашу өчен барлык шартлар да бар», – диде ул.
«Әлифба» балалар бакчасыннан нинди балалар чыгачак? Бу сорауга Гөлнара ханым ышаныч белән: «Без туган телне аңлый торган, бәхетле, сәламәт, иманлы балаларны күрергә телибез. Без мөселман балалар үзәге түгел. Без бары тик татар мөселманнары өчен эшлибез. Кырынкүл бистәсендә 17 ел яшәгән кеше буларак, балалар милли рухтагы балалар бакчасына мохтаҗ иде»,– дип җавап бирде. Шәһәрдә мондый милләт өчен эшләүче үзәкләр соңгысы булмаячак. Төмәндә якын киләчәктә башлангыч сыйныфлар өчен дә, татар гомуми милли мәктәпләренең дә төзелеше күздә тотыла.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА
Җәмилә Хөснетдинова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар