Логотип Магариф уку
Цитата:

Балаларда симерү чире күзәтелә

Татарстан балалары арасында симерү очраклары арта башлаган...

Татарстан балалары арасында симерү очраклары арта башлаган. Бу хакта бүген “Татмедиа”да узган брифинг вакытында эндокринолог Мария Шәйдуллина хәбәр итте.


-    Балалар һәм яшүсмерләр арасында эндокрин системасы чирләре әкрен, әмма шактый нык үсә башлады. Бигрәктә яшүсмерләр арасында. Балалар бигрәк тә калкансыман биз һәм симерү чирләренә бирешә башлаган. 


Белгеч Мария Шәйдуллина хәбәр иткәнчә, 2023 елның 1 гыйнварына балалар һәм яшүсмерләр арасында 17 мең кирәгеннән артык авырлык җыйган пациент теркәлгән. Шунысын да билгеләп узарга кирәк: бу саннар чынбарлыктан күпкә күбрәк булырга да мөмкин. 


 Эндокринолог белдергәнчә, яшүсмерләр арасында симерү очраклары гадәттә диспансеризация һәм профилактик тикшерүләр вакытында ачыклана. Яшь буын күбрәк дөрес туклану, сәламәт яшәү рәвешенә күбрәк игътибар бирергә тиеш.

Мөршидә Кыямова 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ