Логотип Магариф уку
Цитата:

Балама татар телен өйрәтмәгез, дигән ата-ана юк

Түбән Каманың нәкъ уртасында урнашкан 27 нче урта мәктәпкә килүемнең төп сәбәбе – быел «Ел укытучысы» бәйгесендә район буенча беренче урынны яулаган Марина Кәримова һәм аның эш серләре белән танышу ид...

Түбән Каманың нәкъ уртасында урнашкан 27 нче урта мәктәпкә килүемнең төп сәбәбе – быел «Ел укытучысы» бәйгесендә район буенча беренче урынны яулаган Марина Кәримова һәм аның эш серләре белән танышу иде. Аерым педагоглары гына түгел, гомумән алганда, Рәис Салих улы Шәрәпов җитәкләгән бу мәктәп Түбән Кама халкы арасында бик дәрәҗәле санала.
Марина НИКОЛАЕВНА мине елмаеп каршы алды һәм мәктәпнең иркен коридоры буйлап кабинетына узганда каршыга очраган һәр балага шул мөлаем елмаюын бүләк итте. Бу уку йортында укытучыларның – укучыларга, укучыларның укытучыларына хөрмәте сизелеп тора. Шуңа мәктәптәге мохит тә бик җылы. Меңнән артык балага алтмышлап укытучы белем һәм тәрбия биргән бинага килеп керүгә үк, үзеңнең гармонияле дөньяга эләккәнеңне аңлыйсың.
УКЫТУЧЫ БЕРВАКЫТТА ДА КАРТАЙМЫЙ
Марина ханым чыгышы белән Мамадыш районының Чия Башы-Никифорово авылыннан икән. Туган төбәк турында сүз кузгалуга ул: «Безнең як бик матур. Табигате бай. Аның урман-болыннарындагы гүзәллекне аңлатырга сүзләр генә җитми», – диде. Шулай да тормыш итү өчен Марина Николаевна Нократлы Мамадышны түгел, Чулман буендагы Түбән Каманы сайлаган. «Кечкенә чакта ук туган апаларыма кунакка барган вакытта бу зур һәм матур шәһәрне күреп сокланганым һәм мин дә монда яшәячәкмен, дип хыялланганым әле дә исемнән чыкмый. Әтием: «Син батыр йөрәкле кеше, медицина буенча китәргә кирәк», – дип киңәш биреп караса да, күңелем балалар белән эшләүгә тартылды», – ди ул. Марина исемле яшь кыз, шул ике хыялы артыннан барып, тугызынчы сыйныфын тәмамлауга, Түбән Кама педагогия көллиятенә юл тота.
Марина Николаевна сөйләменең төзеклегенә, һәр ноктасын, өтерен дөрес итеп әйтүенә сокланып утырдым. Бер карасаң, көллияттә рус төркемендә укый башлаган була бит ул. Әмма беркөнне татар теле дәресе вакытында алар янына татар төркемнәре белән эшләүче укытучы Сания Ахуновна керә. Марина ул көнне Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәреннән өзекне яттан укый. Ике телне дә камил белгәнгә аны татар теле төркеменә күчәргә үгетлиләр. Куркып кына булса да ризалаша Марина. Мондый адымга барганда, аңа остазы Сания Ахуновнаның үгет-нәсыйхәтләре дә этәргеч һәм таяныч булгандыр. «Тәвәккәлләгәнсең икән, юлыңнан тайпылма. Балалар белән эшләгән укытучы бервакытта да картаймый. Ул һәрвакыт яшь йөрәкле була, гел яңалыкка омтыла. Ә ана телен укытучы мөгаллим ул балаларга тел-әдәбият кына укытып калмый, күңелләренә иман нуры сала», – дип, тәҗрибәле мөгаллим яшь кызга педагоглык һөнәрендә юнәлеш бирә.
Марина Николаевна, көллиятне тәмамлауга, шәһәрнең 27 мәктәбенә эшкә килгән һәм менә инде чирек гасыр монда балаларга татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирә. Шул максат белән Түбән Кама муниципаль институтында югары белем ала. Хәер, болай дип әйтү бик үк дөреслеккә туры да килми кебек. Кинәт кенә татар теле дәресләре кыскартылып, укытучыларга сәгатьләр җитми башлагач, ул физкультура фәне буенча Чаллы педагогия институтында квалификация ала. Әмма яраткан һәм тәҗрибә туплаган фәне аны яныннан ерак җибәрми. Нинди генә каршылыклар килеп чыкмасын, туган теленә, укучыларына булган мәхәббәте аңа сайлаган юлыннан тайпылырга ирек бирми. «Чыннан да, укытучының картаерга вакыты юк икән. Балалар белән бергә үзем дә һәрвакыт яңалыкка өйрәнәм, – ди укытучы. – Хәзерге балалар безнең чордагыдан нык аерылып тора, айти-технологияләр дөньясында, судагы балык кебек, иркен йөзәләр. Аларны моның өчен ачуланырга түгел, алардан калышмаска тырышырга кирәк».
ӨМЕТНЕ ӨЗМИБЕЗ
Бүгенге көндә Марина Николаевна Кәримова Түбән Каманың татар теле укытучылары арасында иң көчлеләрдән санала. Бу аның укучыларының уңышларында да күренә, ата-аналарның татар теленә мөнәсәбәте уңайга үзгәрүдә дә сизелә. «Ата-аналар арасында, минем балама татар телен укытмагыз, дип әйтүче юк бүгенге көндә. Киресенчә, татар телен өйрәнсен дип килүчеләр арта»,– ди ул. Алар арасында татар милләтеннән булмаганнары да бар икән. «Зинһар, минем баламны икенче дәүләт теленнән курыкмыйча укытыгыз. Татар теле ул күп төрки телләр белән охшаш. Яшьләр белсеннәр. Тормышта кирәге чыгар», – дигәннәр Марина Николаевнаның классында укучы бер малайның ата-анасы. Элегрәк икеләнеп торучылар күбрәк булса, хәзер татар телен максатчан сайлап алалар икән. Бу – гомерен балаларга ана телен өйрәтүгә багышлаган мөгаллим өчен дә, мәктәп җитәкчелеге өчен дә куанычлы хәл. Мәктәп директорының милли мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Гәрәева белән берлектә ата-аналар арасында аңлату эшләре алып бару аша ирешәләр ул максатка. «Тик менә татар теле һәм әдәбиятының атнага ике генә сәгатькә калдырылуы минем күңелне дә, хезмәттәшләремнекен дә бимазалап тора. Шулай да без өметне өзмибез әле, – ди Марина Николаевна. – Аларның санын һәм сыйфатын арттыруга тагын бер омтылыш ясалыр кебек».
БУЛДЫРАМ, ДИП АЛЫНСАҢ...
Сыйфат ул инде «Ел укытучысы» кебек бәйгеләрдә дә чагыла. Түбән Камада беренче урынны яулаганнан соң, зона этабында да жюриның югары бәяләвенә лаек була Марина Николаевна. Әлеге мәртәбәле сынауда катнашу нияте кайчан бөреләнгән икән Марина ханымның күңелендә?

– Бәйгедә катнаша алырлык тәҗрибәм бар, дип тәвәккәлләдем. Коллегаларымның эшләре белән якыннан танышу, тәҗрибә уртаклашу да зур файда бирде дип әйтә алам. Тырышлыгың булмаса, теләк кенә җитми, билгеле. Катнашкан-катнашкан мәктәпнең дәрәҗәсенә дә тап төшерәсе килми бит әле. Дәрес күрсәтү, сыйныфтан тыш чара уздыру, мастер-класс бирүләр ул үз мәктәбеңдә башкарганда бер төрле, ә инде бәйге барышында бөтенләй башкача. Катнашуымның төп максаты – үземнең күпьеллык тәҗрибәмне коллегаларым белән дә уртаклашасым килү иде. «Ел укытучысы» бәйгесеннән бик канәгать калдым, чөнки бу чарада үзем өчен бик күп мәгълүмат алдым, тәҗрибә тупладым.
 МИЛЛИ КИЕМ АША – ТАРИХКА
27 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты кабинетында киштәләргә тезелгән милли киемле курчакларга игътибар итми мөмкин түгел. Марина Николаевна укучыларга татар теле һәм әдәбиятын гына укытып калмыйча, алар өчен Людмила Николаевна Павлинова белән бергәләп, тегү-чигү осталыгына һәм миллилеккә корылган түгәрәк тә алып бара икән. Балалар әлеге түгәрәккә бик кызыксынып йөриләр. Ул курчакларның шундый матур, вак детальләренә кадәр игътибарга алып тегелгән киемнәрен күреп, сокланмый мөмкин түгел. Людмила Павлинова – үзе лаеклы ялда булса да, мәктәптә кирәкле кеше. Ул – мәктәпкәчә тәрбия һәм мәктәп методикалары буенча махсус программа төзегән Татарстанның атказанган укытучысы. Марина һәм Людмила ханымнар укучыларны халык тарихы, аның үткән юлы белән кызыксындыру өчен бик кызыклы чара сайлаганнар.

Мәктәптә татар телен һәм әдәбиятын, тарихын өйрәнүдә чыганак булырлык тагын бер мөмкинлек бар. Ул – Бөек Ватан сугышында һәлак булган язучы Фатих Кәрим исемендәге музей. Биредә, милли ядкярләр белән рәттән, язучының шәхси әйберләре дә саклана. 2005 елда ачылган музейда шагыйрьнең кызы Ләйлә Кәримова еш кунак булган. Ул очрашуларның әдәбият һәм язу-
чылар турындагы әңгәмәләргә корылган булуы үзе үк яшь буында ана теленә һәм Ватанга мәхәббәт тәрбияләүгә ярдәм итә. Музейның җитәкчесе Зәнфилә Гыйләҗева да үз эшләренең никадәр кирәкле һәм әһәмиятле булуын ассызыклап үтте. Бүгенге көндә мәктәп музее Фатих Кәрим күмелгән Багратионовск шәһәренең музее белән дә элемтәләр урнаштырган.
Кеше үз хыялына тугры булып алга барганда, аңа язмышы да елмая. Түбән Камада белем алу, укытучы булып урнашу Марина Николаевна өчен бәхетнең башы булса, анда Илдар әфәнде белән очрашып, гаилә корып җибәрүләре, уллары Булатны үстерүләре – аның дәвам итүе. Балачакта әнисе кебек укытучы булырга теләгән Булат Илдар улы хәзер, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында эшләп, кешеләр иминлеге сагында тора.

Айсылу ИМАМЕВА


Фотолар Марина КӘРИМОВАның шәхси  архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ