«Беләсем килә!» уены балаларны татар мәдәнияте белән таныштыра
«Беләсем килә!» өстәл уены балаларга татар халкының тарихын, телен һәм мәдәни мирасын өйрәнергә ярдәм итә. Проект мәктәпкәчә яшьтәге балаларга, башлангыч һәм урта сыйныф укучыларына исәпләнгән.
Уен алты юнәлешне үз эченә ала: тарих, мәдәният һәм сәнгать, тел, туган як географиясе һәм табигате, гореф-гадәтләр һәм бәйрәмнәр, халык авыз иҗаты. Катнашучылар күренекле шәхесләр, халык һөнәрләре, татар мәкальләре, милли йолалар, әкиятләр һәм риваятьләр турында белемнәрен тикшерә алачак.
Биремнәр балаларның яшен исәпкә алып әзерләнгән. Мәктәпкәчә яшьтәгеләргә күрсәтмә материаллар белән җиңелрәк сораулар тәкъдим ителә, ә укучылар катлаулырак биремнәрне үти. Уен форматы балаларга яңа мәгълүмат үзләштерергә, фикер йөртергә һәм белемнәре белән уртаклашырга мөмкинлек бирә.
Уен Татарстан Республикасының гражданлык җәмгыятен үстерүгә бирелгән грант акчалары хисабына чыгарылган.





Комментарийлар