Белем бирүнең сыйфатын күтәрүдә алгарыш проектлар технологиясе
Бүген «Татарстан Республикасында белем бирүнең сыйфатын күтәрүдә алгарыш проектлар технологиясе» шигаре астында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы уза.
Бүген «Татарстан Республикасында белем бирүнең сыйфатын күтәрүдә алгарыш проектлар технологиясе» шигаре астында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы уза.
Чараны Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ачып җибәрде. Ул республикада мәгариф системасының торышы һәм алгарыш проектларның белем бирүнең сыйфатын күтәрүдә әһәмиятен билгеләп узды. Узган ел республикада «Физик-математик алгарыш» гранты тормышка ашырыла башлады. Әлеге проектка да тукталды, аның үтәлеше, киләчәктә кайсы юнәлешләргә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләде. 30–31 мартта Казанда «Методик эшне үстерүдә алгарыш проектлар технологияләре» II республика методистлар форумы үтте. Быел ул 1958 –1976 елларда ТАССР мәгариф министры вазифасын башкарган академик Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтовның 100 еллык юбилеена багышланды. Министр аның эшчәнлегенең бүген дә актуаль булуын һәм тарихыбызны онытмаска кирәклеген әйтеп үтте.
Иннополис университеты ректоры, физика-математика фәннәре докторы, профессоры Александр Гасников ачык һавада дәресләр (Фәнни сукмакта) проекты турында сөйләде.
ТР Мәгарифне үстерү институты ректоры, педагогика фәннәре докторы Людмила Нугуманова "Физмат алгарыш" проектын тормышка ашыруда педагогларның белемнәрен күтәрү кирәклеген сөйләде. Аның фикеренчә биредә бердәм мәгариф мохите булдыру кирәк.





Комментарийлар