Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре
Республикада рус теле һәм математика буенча бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләре билгеле булды.
Республикада рус теле һәм математика буенча бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләре билгеле булды.
Быел чыгарылыш сыйныфны тәмамлаучы 16 314 укучы рус теле буенча БДИ тапшырган. Уртача балл – 66,66. Кырык укучы минималь балл җыя алмаган. 71 е рус теле буенча 100 балл туплаган.
Профильле математика буенча имтиханны барлыгы 9595 укучы тапшырган. Уртача балл – 71,40. 152 укучы минималь балл җыя алмаган. Ә 137 се әлеге фән буенча 100 балл туплауга ирешкән.
База дәрәҗәсендәге математикадан исә барысы 6700 укучы БДИ тапшырган. Уртача билге – 4,39. Шул ук вакытта 98 бала имтиханны бирә алмаган.





Комментарийлар