Бөтенроссия контроль эш «Выходи решать!»
Алтынчы Бөтенроссия физик-техник контроль эш 28 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр узачак.
Анда 8–11 нче сыйныф укучылары һәм конкурс уздыру мәйданчыклары сыйфатында университетлар катнаша ала. Бу хакта Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Контроль эшне рус һәм инглиз телләрендә сайтта дистанцион рәвештә язарга мөмкин.
Университетларга таләпләр: Интернетка тоташкан компьютерлы кабинетлар булу, шулай ук фәнни-популяр чаралар уздыру мөмкинлеге. Тулырак мәгълүматны рәсми сайтта (выходирешать.рф) белә аласыз.
Комментарийлар