Логотип Магариф уку
Цитата:

«Черек күл»дә зур чәчәк маркеты

Шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе хәбәр итүенчә, 26 август шимбә көнне 12:00 сәгатьтә «Черек күл» паркында зур чәчәк маркеты ачылачак. Очрашуда 30 дан артык катнашучы үсемлекләр һәм декоратив э...

Шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе хәбәр итүенчә, 26 август шимбә көнне 12:00 сәгатьтә «Черек күл» паркында зур чәчәк маркеты ачылачак. Очрашуда 30 дан артык катнашучы үсемлекләр һәм декоратив эшләр тәкъдим ителә.
Программада: хна белән рәсем ясау, гипс кашпога рәсем төшерү, чәй тантанасы, органика кабул итү һәм биогумус сату. Мәйданчыкта шулай ук үсемлекләрдән композицияләр галереясы һәм «Табигать – безнең йорт» фотозонасы барлыкка киләчәк.
Традицион чәчәк свопында казанлылар үсемлекләр (алар сәламәт булырга тиеш), чәчәк ботаклары, кашпо, чүлмәкләр һәм ашлама белән алмаша алачак.
Кунакларны ачык лекторий да көтә. 13:00 сәгатьтә Дарина Садикова бүлмә үсемлекләренең файдасы, ә 15:00 сәгатьтә Оксана Бажина өйдә «джунгли»ны ничек тиз һәм зур инвестицияләрсез булдырырга кирәклеге турында сөйләячәк.
Маркет 20:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк, диелә хәбәрдә.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ