Логотип Магариф уку
Цитата:

«Чорлар сугышы» Болгарны Кирмәнчеккә алыштырачак

        Казанның «Үткәннәргә сәяхәт» («Путешествие в прошлое») исемле туристлык агентлыгын Шәһри Болгарда үткәрелеп килүче «Урта гасыр сугышлары» тарихи фестивален оештыручы булара...

        Казанның «Үткәннәргә сәяхәт» («Путешествие в прошлое») исемле туристлык агентлыгын Шәһри Болгарда үткәрелеп килүче «Урта гасыр сугышлары» тарихи фестивален оештыручы буларак бик күпләр белә. Моңарчы ул тугыз ел дәвамында тарихи Болгарда «Бөек Болгар» фестивальләрен оештырып килгән иде. Быел әлеге агентлык тарихи фестивальнең уздырылу урынын Мамадыш төбәгенә алыштырырга булган. Бу төбәкне сайлаулары юкка гына түгел: моңа кадәр дә алар бу районның Урта Кирмән авылы янындагы Изгеләр чишмәсе тугаенда узучы «Кирмән җыены»н уздыруда катнашкан булганнар инде. Һәм бу урын – Изге Болгар кебек үк тарихи җир: X гасырга караган борынгы Болгар шәһәрчеге – Кирмәнчек шәһәрлеге. Нәкъ менә биредә 12 – 13 август көннәрендә әлеге агентлык өр-яңа проект – «Битва эпох» – «Чорлар көрәше» дип исемләнгән тарихи фестиваль уздырырга әзерләнә. Исеменнән үк аңлашылганча, тарихи чорларны кире торгызуга багышланган фестиваль булачак ул. Борынгы Рим һәм Мәскәү дәүләте тарихы, аларда булган сугышлар, ул чорларның хәрби көчләре реконструкцияләнәчәк. Россиянең бөтен төбәкләреннән тарихи клублар, кул эшләре осталары катнашачак. Шулай ук кунаклар өчен палаткалар шәһәрчеге, ярминкә мәйданнары, гаилә белән, балалар өчен, өлкәннәр өчен ял мәйданчыклары, мастер-класслар, концерт сәхнәсе эшләячәк. Teufelstanz, Alkonost, Broken DroneZ, Arida Vortex, MystTerra, El Mental, Random Reel, Ворония  төркемнәре катнашыр дип көтелә.
        Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Үткәннәргә сәяхәт» агентлыгының башкарма директоры Алексей Кокурин белән Мамадыш районының башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Айнур Әгъләмов журналистларны Мамадыш төбәгендә узарга тиешле «Чорлар көрәше» тарихи фестивальгә әзерлекнең барышы, программасындагы үзгәрешләр, Мамадыш районының туристик потенциалы үсеше белән таныштырдылар, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.

 Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ