Чирмешән районы укучылары чуваш теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада призерлар
Чирмешән районының өч укучысы чуваш теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау этабы призерлары булды, дип хәбәр итә «Безнең Чирмешән» сайты.
Чирмешән районы Яңа Элмәле мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Алина Симухина, Әккәрәй мәктәбеннән Дарья Моисеева (9 нчы сыйныф), Ивашкино мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Маргарита Красновалар Казаннан бүләкләр белән кайттылар, диелә хәбәрдә.





Комментарийлар