Логотип Магариф уку
Цитата:

Чүпрәле мөгаллимнәре “Ел укытучысы”н ачыклады

Елның-елында Иске елны озатып, Яңа елга аяк баскан чакта “Ел укытучысы” бәйгесен үткәрү – мәгариф өлкәсендәге иң күркәм традициядер, мөгаен.

Чүпрәле районында да ел да «Ел укытучысы», «Татар теле һәм әдәбиятының иң яхшы укытучысы» бәйгеләренең муниципаль этабын зур оешканлык белән үткәрергә тырышалар. Быелгысы Иске Чүпрәледәге 1 нче урта мәктәптә узды. 


Анда бәйгенең куст этапларында җиңгән укытучылар ачык дәресләр, педагогик мастер-класслар күрсәтте.  


Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Газинур Хәлиуллов, бәйгегә йомгак ясап, анда катнашучыларны уңышлы сынау узулары белән котлады, аларга яңа иҗади җиңүләр теләде. Ә җиңүчеләргә килгәндә... «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесендә 1 нче  урынны Кече Чынлы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөбәрҗәт Әхмәдуллова, 2 нче урынны Иске Ишле мәктәбеннән Әлфия Әхмәтҗанова, 3 нче урынны Иске Чүпрәледәге 1 нче урта мәктәптән Илнара Шәрәпова яулады.


«Педагогик дебют» номинациясендә 1 нче урынга Яңа Уби төп мәктәбенең инглиз теле укытучысы Ангелина Ятманова чыкты, «Педагогик династия» муниципаль конкурсында Абдрахмановлар, Мокшиннар һәм Савельевлар җиңүче булды.


«Ел укытучысы» бәйгесенең муниципаль бәйгесендә Яңа Кәкерле төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Лилия Җамалетдинова белән Кече Чынлы урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Илсөяр Җамалетдинова 3 нче дәрәҗә Диплом, ә Иске Чүпрәледәге 1 нче урта мәктәпнең инглиз теле укытучысы Әлфирә Чүләкмина һәм Городище урта мәктәбенең чит телләр укытучысы Анатолий Гаврилов 2 нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнделәр.


Игътибар иткән булсагыз: Чүпрәле районы мөгаллимнәре арасында инглиз теле укытучылары әйдәманнар сафында, ахры. Җиңүчеләр арасында бу фән укытучыларының шактый ишле булуы – шуңа ишарә. Бу җәһәттән, Чүпрәле районы укучыларына бәхет елмайган: аларның рус һәм татар телләре белән беррәттән, инглиз телен дә тирәнтен үзләштерергә мөмкинлекләре зур дигән сүз. 


Ә инде абсолют җиңүчегә килгәндә, Алешкин-Саплык урта мәктәбенең биология  укытучысы Елена Лукьянова «Чүпрәле районының 2024 ел укытучысы» титулына ия булды.


Таһир САБИРҖАНОВ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ