Логотип Магариф уку
Цитата:

ЭКО – баласызлыктан коткаручы бердәнбер ысул

ЭКО ысулы ярдәмендә бала алып кайтучылар саны елдан-ел арта.

Бигрәк тә ир-атлар арасында үрчемсезлек сырхавы үзен сиздерә башлады, дип чаң суга табибларыбыз.

«Гаилә һәм мәктәп» журналының февраль санына экстра корпораль орлыкландыру ысулы турында күләмле язма әзерләнә. Күпләребезне кызыксындырган әлеге тема буенча Татарстанның атказанган табибәсе Фәридә Сабирова белән дә элемтәгә кердек:

  Хәзер үзләрендә балага узу  проблемасы барлыгын сизүгә күпчелек парлар сәламәтлекләрен кайгырта башлый. Бу – бик яхшы күренеш, чөнки баласызлык  чоры никадәр кыска булса, дәвалау да шулкадәр нәтиҗәлерәк булачак. Клиниканың репродуктологы тулы тикшерү үткәреп, диагноз куйганнан соң, документлар республика Сәламәтлек саклау министрлыгы каршында эшләүче  комиссиягә җибәрелә. Квота бирелүне ачыклау вакыты, гадәттә, 6–8 ай тәшкил итә, ди тәҗрибәле табибә. 

Язмада шулай ук ЭКО юлы белән бала алып кайткан һәм кайтырга җыенган аналар язмышы, ЭКО турында мифлар, дин белгеченең фикере, заман ир-атларының һәм хатын-кызларының үрчемсезлек сәбәпләрен дә ачыкладык. Мәкаләне тулысынча «Гаилә һәм мәктәп» журналының февраль санында укырга мөмкин булачак. 

Мөршидә Кыямова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ