Логотип Магариф уку
Цитата:

Ел укучысы – 2024

Бүген Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында мәктәп укучыларының, шулай ук педагогларның һәм остазларның Бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.

Тантаналы чарада белем бирү процессында казанышлар җыелмасы буенча гомуми белем бирү предметлары ярышларында сәләтләрен күрсәткән укучыларга «Татарстан Республикасы ел укучысы – 2024» дигән мактаулы исем биреләчәк. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

2024 елда Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабында Татарстан Республикасыннан 503 укучы катнашты, шуларның 37 се җиңүче, 207 се призер булды.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: 2024 елда Татарстан Республикасы өч фән – икътисад, информатика һәм әдәбият буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабын уздыру урынына әйләнде. Төп оештыручы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Республика олимпиада үзәге» дәүләт автоном мәгариф учреждениесе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ