Логотип Магариф уку
Цитата:

«Җеп»/«Нитка» күргәзмәсе: тарихи костюм, борынгы читек, поликарбонат алка

11 март көнне Татарстан Республикасы Милли музеенда «Җеп» («Нитка») дип аталган күргәзмә эшли башлады. Әлеге чара Җәннәт Минһаҗева командасының ФЭШН ИФТАР проекты белән берлектә оештырылган. Күргәзмә татар костюмының тарихына һәм бүгенгесенә багышлана. Бер мәйданда музей җыентыкларындагы предметлар белән беррәттән милли мәдәни код нигезендә иҗат итүче заманча дизайнерларның эшләнмәләре тәкъдим ителә. Алай гына да түгел, «Сибур»-«Оргсинтез» предприятиесендә эшләнгән поликарбонат алкалар белән дә танышырга мөмкин.

Күргәзмә кураторы Җәннәт Минһаҗева фикеренчә, җеп ул – бүгенге иҗади эзләнүләрнең гасырлар, буыннар, традицияләр белән метафорик бәйләнеше. Бүгенге дизайнерлар, иҗади илһам эзләгәндә, тарихка кагыла алулары белән бәхетле.

Күргәзмә ачылышыннан соң, мода күрсәттеләр: танылган брендларның костюмнарын тәкъдим иттеләр. 

Татар милли костюмы, зәркән эшләнмәләр үрнәкләре белән кызыксынучылар әлеге күргәзмә  белән Татарстан Республикасы Милли музеенда 7 апрельгә кадәр таныша ала.    

Фото: Эльмира Шәйхеева

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ