Логотип Магариф уку
Цитата:

Эшсезлек дәрәҗәсе иң түбән булган районнар аталды

Татарстан Хезмәт министрлыгы эшсезлек дәрәҗәсе иң түбән булган районнарны атады.

Ел башында Татарстанда эшсезлекнең рекордлы дәрәҗәдә түбән булуы билгеләп үтелә – 0,2 процент. Кайбер районнарда исә – Кайбыч, Тәтеш, Лаеш, Яшел Үзән, Алексеевск һәм Лениногорск – әлеге күрсәткеч республика буенча уртача дәрәҗәдән түбәнрәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Яңа Чишмә (0,43 процент), Түбән Кама (0,42 процент), Югары Ослан (0,33 процент) районнарында, шулай ук Казанда (0,27 процент) эшсезлек дәрәҗәсе республика буенча уртача күрсәткечтән югарырак. Кайбыч (0,05 процент), Тәтеш (0,05 процент), Лаеш (0,06 процент), Яшел Үзән (0,06 процент), Алексеевск (0,07 процент) һәм Лениногорск (0,08 процент) районнарында исә ул республика буенча уртача дәрәҗәдән түбәнрәк», – дип искәрттеләр ведомствода.

Республиканың җиде моношәһәрендә әлеге күрсәткеч Кама Аланында (1,21 процент) һәм Түбән Камада (0,35 процент) югары. Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе – 0,18 процент, Менделеевскида – 0,13 процент, Алабугада – 0,16 процент, Яшел Үзәндә – 0,12 процент, Чистайда 0,1 процент тәшкил итә.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ