Фәрит Мөхәммәтшин: «ПолитЗавод» яшь лидерларны сайлап алу өчен ышанычлы мәйданчыкка әйләнде»
Казан Кремлендә «ПолитЗавод-2026» федераль иҗтимагый-сәяси проекты финалистларын һәм җиңүчеләрен бүләкләделәр. Чарада Татарстан Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашучыларны котлады.
Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, «ПолитЗавод» Татарстанда 2005 елдан гамәлгә ашырыла, ә 2025 елдан федераль дәрәҗәдә уздырыла. Проект яшь лидерларны ачыклау һәм әзерләү мәйданчыгына әйләнгән. Аны тәмамлаучыларның күбесе бүген хакимият органнарында эшли, депутат ярдәмчеләре булып тора.
«Сәясәттә һәм иҗтимагый эштә иң мөһиме – кешеләрне ишетү һәм аларның ихтыяҗлары белән эшләү», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Ул проектта катнашучыларны белемнәрен арттырырга, тәҗрибә тупларга һәм кешеләр белән даими элемтәдә торырга чакырды.
Чарада Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова чыгыш ясады.
Татьяна Ларионова «ПолитЗавод»ны яшьләрне дәүләт алдында торган бурычларны тормышка ашыруга әзерләү мәйданчыгы дип атады. Ольга Воронова проектның яшьләрне Халык программасын формалаштыруга җәлеп итүдәге ролен билгеләде.
Финал ахырында җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды.





Комментарийлар