«Гаилә экокөне» проектын бөҗәкләр фестивале белән озатабыз!
24 сентябрь Казанның «Шәһәр балалар экология-биология үзәге»ндә «Бөҗәкләр фестивале» узды. Чара 23 гаиләне берләштерде.
Фестивальдә гаиләләр файдалы эшләр башкарды, яңа белемнәр алды, иҗат белән шөгыльләнде һәм бөҗәкләр дөньясы белән якыннан танышты.

Көн хезмәт десантыннан башланды. Гаиләләр үзәк территориясен кышка әзерләде: яшь үсентеләрне чистартты, чәчәкләре корыган үсемлекләрне кисте, шулай ук иҗади мастер-классларда катнашты.
Аннан соң катнашучылар бөҗәкләр дөньясына сәяхәт кылды. «Биосфера» павильонында алар аның яшәүчеләрен якыннан күзәтте, ә яшь тикшеренүчеләр микроскоп ярдәмендә бөҗәкләрнең тән төзелешен өйрәнде.
Иҗади мәйданчыкларда балчыктан сыннар ясау, рәсем төшерү, открытка әзерләү һәм киптерелгән чәчәкләрдән букетлар җыю мөмкинлеге булды. Фестиваль кунаклары шулай ук махсус велосипедларда педаль әйләндереп энергия җитештерде. Әлеге энергия ярдәмендә сабын куыклары ясалды.

Моннан тыш, гаиләләр пластик капкачлар җыйды, төрле һава торышы шартларын исәпкә алып өмә өчен волонтер рюкзагын җыярга өйрәнде һәм лазер гравировкасы буенча мастер-класста катнашты.
Фестиваль ахырында иң актив гаиләләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Илзидә Саттарова
Фото: Фидаил Халитов





Комментарийлар