Логотип Магариф уку
Цитата:

Гаилә елында балалар сәламәтлеге аерым игътибарда

Коллегиядә педиатрия сәламәтлек саклавын үстерүгә, балалар хастаханәләрен модернизацияләүгә, мәктәп медицинасына аерым игътибар бирергә кирәклегенә басым ясалды.

Россия Федерациясе Президенты Указы белән 2024 ел Гаилә елы дип игълан ителде. Бу, беренче чиратта, демографик хәлне яхшыртуга һәм милләтнең сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелгән. Гаиләне саклау, аналарны һәм балаларны саклау буенча күптөрле бурычларны чагылдырган чараларның федераль һәм республика планнары расланды.
Кичә «Казан Экспо» үзәгендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының  коллегия утырышы  узды. Анда  2023 елда ведомство эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды һәм 2024 елга бурычлар билгеләнде.

Коллегиядә педиатрия сәламәтлек саклавын үстерүгә, балалар хастаханәләрен модернизацияләүгә, мәктәп медицинасына аерым игътибар бирергә кирәклегенә басым ясалды.

«Сәламәтлек саклау министрлыгына, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Роспотребнадзор белән берлектә, балаларда белем бирү процессына бәйле хроник авыруларны профилактикалау буенча нәтиҗәле чаралар эшләргә кирәк, –  диде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов. –  Куркыныч зонасында, социаль куркыныч хәлдәге  гаиләләрдә балалар сәламәтлеген саклау мәсьәләләре аерым контрольдә торырга тиеш».

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов хәрби хәрәкәтләр зонасыннан кайткан хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләсенә аерым тукталды. «Планлы тәртиптә РФ Оборона министрлыгы белән хезмәттәшлектә без яралыларны каршы алабыз һәм аларга кирәкле ярдәм күрсәтәбез. Җаваплылык үзәге –  Оборона министрлыгының Хәрби госпитале. Өстәмә ятаклар Республика клиник хастаханәсе базасында җәелдерелгән, медицина ярдәме Казанда һәм Чаллыда ике госпиталь базасында оештырылган», –  дип хәбәр итте ул.

Моннан тыш, ветераннарга да, аларның туганнарына да квалификацияле психологик ярдәм күрсәтү бик мөһим. Моның өчен медицина-психологик консультация кабинетлары ачылган. Шулай ук психологлар «Ватанны саклаучылар» МХОда катнашучыларга ярдәм итү буенча дәүләт фондында эшли, дип яза Татарстан Рәисенең рәсми сайты.
 

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ