«Гашыйклар тавы» республика кинотеатрлары экраннарында
«Гашыйклар тавы» – «Алтын мөнбәр 2024» фестивале җиңүче республика кинотеатрлары экраннарында чыга.
Исегезгә төшерәбез, быел сентябрь аенда Казанда «Алтын мөнбәр» XX Казан халыкара кинофестивале узды. Татарстан режиссеры Салават Юзеевның «Гашыйклар тавы» фильмы конкурс программаларында берьюлы ике бүләк алды: тулы метражлы уен фильмында иң яхшы сценарий өчен һәм «Милли конкурс» бүлегендә «Иң яхшы тулы метражлы уен» фильмы режиссеры буларак.
Һичшиксез, бу Татарстан киносының бик тиз үсүе турында сөйли. Чөнки конкурста Россия, Казахстан, Үзбәкстан, Иран, Төркия, Кытай, Мисыр, Тунис һәм башка бик күп илләрдән тулы метражлы фильмнар көч сынашты.
Казанлылар «Гашыйклар тавы»н быел ук кинотеатр экраннарында карый алачак. Ә әлегә «Татаркино» «Мир» кинотеатрында лентаның премьерасын 12 ноябрьдә үк оештыра.
– Илдар Юзеевның иҗаты хәзер шулай күренсен өчен, күкләрдә хәл иткәннәрдер, – дип сөйләде режиссер фестиваль вакытында. – Мине Миләүшә Айтуганова фильм төшерергә чакырды һәм шул ук вакытта Уфада «Нур» театрында да шул әсәр буенча спектакль премьерасы булды.
Бу юлы Казан тамашачылары өчен премьера күрсәтеләчәк. Ә инде берничә көннән фильмны Татарстан районнарында да күрә алачаклар. Өстәвенә «Татаркино» фильмның режиссеры һәм командасының кайбер әгъзалары белән иҗади очрашулар оештыра. Аерым алганда, күрсәтүләр Чаллы , Сарман, Бөгелмә һәм Лениногорск шәһәрләрендә узачак. Казанның «Мир» кинотеатрында премьера 12 ноябрьдә 18:30 сәгатьтә булачак.
Комментарийлар