«Геройлар янәшәдә»: быел конкурс программасына «роман» номинациясе дә өстәлде
«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы патриотик рухтагы «Геройлар янәшәдә» дип исемләнгән ачык әдәби конкурс старт алуы турында хәбәр итте.
«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев әлеге бәйгенең быел икенче тапкыр оештырылуын белдерде. Иҗади эшләр 2025 елның 26 декабреннән 2026 елның 1 августына кадәр кабул ителәчәк.
Быелгы бәйгенең төп яңалыгы — «роман» номинациясенең өстәлүе. «Роман иҗат итү — зур көч һәм вакыт таләп итә торган катлаулы эш. Шуңа күрә конкурсның беренче елында әлеге номинацияне кертмәдек. Хәзер исә мондый күләмле әсәрләр язарга әзер авторлар бар дип уйлыйбыз», — дип аңлатты агентлык җитәкчесе.
Бүләкләү фонды түбәндәгечә билгеләнгән:
«Роман» номинациясендә I урынга — 500 мең, II урынга — 340 мең, III урынга — 300 мең сум акчалата бүләк каралган, шулай ук 58 мең сум күләмендә өч кызыксындыру бүләге тапшырылачак.
Фото: «Татар-информ»





Комментарийлар