Гүзәл Удачина: «Барлык балаларның да җитеш гаиләләрдә, ата-ана назын тоеп яшиселәре килә»
Татарстан Республикасы балалар хокукы буенча вәкаләтле башлангычы белән 10 сентябрьдә «Ребенок в мире прав» - «Бала хокук даирәсендә» IV Республика мәгълүмати-социаль видеороликлар бәйгесе ст...
Татарстан Республикасы балалар хокукы буенча вәкаләтле башлангычы белән 10 сентябрьдә «Ребенок в мире прав» - «Бала хокук даирәсендә» IV Республика мәгълүмати-социаль видеороликлар бәйгесе старт алды.
Бәйгене ТР балалар хокукы буенча вәкаләтле, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР Юстиция министрлыгы, "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Республика балигъ булмаганнар эшләре һәм алаларның хокукларын яклау комиссиясе, "ТР Балалар оешмалары советы" төбәк иҗтимагый оешмасы оештыра. Бәйгедә 6-30 яшьлек балалар һәм яшьләр катнаша ала. Ул 3 этапта үткәрелә:
1 этап - гаризалар кабул итү (10 сентябрьдән 31 октябрьгә кадәр)
2 этап – сайлап алу (1 ноябрьдән 10 ноябрьгә кадәр)
3 этап (11 ноябрьдән 17 ноябрьгә кадәр)
Татарстан Республикасында балалар хокукларын яклау буенча вәкил Гүзәл Удачина “Татар-информ” агентлыгында узган пресс конференциядә конкурс турында җентекләбрәк сөйләде.
«Ребенок в мире прав» - «Бала хокук даирәсендә» видеороликлар бәйгесе быел дүртенче тапкыр уздырыла. Әлеге конкурсны без һәр баланың үзенең хокукларына, кызыксынуларына карата фикерен белү максаты белән оештырып җибәргән идек. Сабыйларны борчыган проблемалар турында алар белән кызыклы формада сөйләшәсе килде. Роликлар төшерүне – моның иң үтемле ысулы дип таптык. 2014 елда бәйгегә - 160, 2015 елда – 318, ә узган ел 2 000 чамасы эш килде.
Авыр хәлле гаиләләр турында роликлар күп килә. Барлык балаларның да җитеш гаиләләрдә, ата-ана назын тоеп яшиселәре килә. Мондый фильмнарны караганнан соң, бәлки, кайбер ата-аналар үзләренең ялгышларын аңлап, тормыш рәвешләрен үзгәртергә тырышыр...
Шулай ук балаларга карата рәхимсез мөнәсәбәт, сугышларга каршы төшерелгән фильмнар һәм мультфильмнар да бик күп. Роликларда сабыйларның үз фикерләрен өлкәннәргә ишеттерәсе килү теләге нык чагылыш таба”, - ди Гүзәл Удачина.
ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима бәйге шартларының барлык мәгариф бүлекләренә дә җиткерелүе, социаль челтәрләрдә конкурсны пропагандалау буенча зур эш алып барылуы хакында әйтте.
“Балалар төшергән роликлар тирә-юньдәгеләргә ныграк тәэсир итә”, - дип белдерде спикер.
Комментарийлар