Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа елны – исерткеч эчемлекләрсез

Бу башисемне укыгач, күпләрегез мыек астыннан елмаеп куйгандыр: «Ничек инде 365 көн буе көтеп, Яңа елны каршыларга җыен да аракыдан авыз итмәсәң, бәйрәм бәйрәм төсле буламы инде?!»

Бу башисемне укыгач, күпләрегез мыек астыннан елмаеп куйгандыр: «Ничек инде 365 көн буе көтеп, Яңа елны каршыларга җыен да аракыдан авыз итмәсәң, бәйрәм бәйрәм төсле буламы инде?!»


Була гына түгел, Яңа елны исерткеч эчемлекләрсез каршылау бишкуллап хуплана. Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә чыгыш ясаган спикерлар – медицина белгечләре шулай дип белдерде. Исерткеч эчемлекләрне чамадан тыш артык куллануның сәламәтлеккә никадәр зыян салуын һәрдаим күреп торабыз. Исерек кеше төрле фаҗигаләргә, хәвеф-хәтәрләргә дә еш дучар була. Яңа елдагы ун көнлек ялларыбыз тыныч үтсен, Аждаһа елында да  сау-сәламәт булып, очрашырга насыйп булсын. Исерткеч эчемлек тулы бәйрәм табыннарында ун көн буе кәеф-сафа корып утырганчы, гаиләң, балаларың белән күбрәк саф һавада булырга, спорт белән шөгыльләнергә, Яңа ел чаралары уза торган мәйданчыкларга йөреп кайтырга кирәк.

Таһир САБИРҖАНОВ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ