Яшь балалы әниләргә пособие яңача түләнәчәк
Татарстанда яшь баласы булган 82 меңгә якын әти-әни бердәм пособие ала.
Моңа кадәр яшь ярымга кадәрге баланы карау буенча пособие алу өчен декрет ялындагы ата-ана эшкә йөрмәскә һәм хезмәт хакы алмаска, бары тик бала карау белән генә матавыкланырга тиеш иде. Тулы эш көне режимында эшкә чыккан аналарга айлык пособие түләү туктатылып киленде.
Инде менә сабый баласы булган әниләр өчен сөенечле хәбәр: быелдан башлап яшь ярымга кадәрге бала карау буенча пособие ата-ана эшкә чыккан очракта да түләнәчәк. Мондый пособие агымдагы елда аена уртача 17800 сум тәшкил итәчәк.
Әлеге үзгәреш бала тапканчы рәсми эш урыннары булып, баласына яшь ярым тулганчы эшкә чыккан ата-аналарга кагыла. Шулай итеп, быелдан башлап нарасыена яшь ярым булганчы ук эшкә чыгарга карар кылган әниләр берьюлы пособие дә, хезмәт хакы да алачак. Моның өчен тулы булмаган эш көне режимында яки читтән торып эшләү мәҗбүри түгел. Тулы мәшгульлек булган очракта да әлеге пособие гадәти күләмдә түләнәчәк икән.
Гаилә елында мондый игелекле гамәлләр, кызыксындыру чаралары хөкүмәт тарафыннан мөмкин кадәр күбрәк кылынсын иде. Гаилә елына багышлап, төрле күңел ачу чаралары уздырган булып, аларда «кызыл сүзләр» сөйләнгәнче, конкрет кызыксындыру чаралары, матди ярдәм күрсәтелсә, гаиләләребез күпкә тотрыклырак булыр иде югыйсә.
Таһир САБИРҖАНОВ
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
«Демография» проекты ярдәмгә килә
Әлеге илкүләм проектның «Мәшгульлеккә ярдәм итү» дигән төбәк проекты буенча яңа һөнәр үзләштерүчеләр арасында яшь балалы хатын-кызлар (4,8 мең кеше) һәм 50 яшьлекләр, һәм пенсия алды яшендәгеләр дә (2,4 мең кеше) бар. Яңа һөнәрләр үзләштергәннәрнең 84 проценты эшкә урнаша икән.
Тормыш булгач, кыскартылуга эләгеп, эшсез дә калырга яисә яшьли сайлаган һөнәрең тора-бара күңелеңә ятмыйча, башкасын үзләштерү теләге дә туарга мөмкин. Шундыйларның мәнфәгатен күздә тотып, Россиядә 2019 елда гамәлгә куелып, 2024 елгача «Демография» илкүләм проекты булдырылган иде. Ул үзалдына, 50 яшь һәм аннан да өлкәнрәкләрнең, өч яшькә кадәрге баласы булган хатын-кызларның, мәшгульлек үзәкләрендә теркәлгән эшсезләрнең, якын арада кыскартылуга эләгү куркынычы янаган кешеләрнең мәнфәгатен кайгыртып, аларны икенче һөнәргә укыту максатын куя. Татарстанда әлеге проект шактый уңышлы эшләп килә. Әйтик, узган 2023 елда республикабызның халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте 12 меңгә якын кешенең һөнәри белем алуын оештырган, шул исәптән эшсез калган 2300 кешене дә укытып чыгарган.
Әлеге илкүләм проектның «Мәшгульлеккә ярдәм итү» дигән төбәк проекты буенча яңа һөнәр үзләштерүчеләр арасында яшь балалы хатын-кызлар (4,8 мең кеше) һәм 50 яшьлекләр, һәм пенсия алды яшендәгеләр дә (2,4 мең кеше) бар. Яңа һөнәрләр үзләштергәннәрнең 84 проценты эшкә урнаша икән.
IT, программалаштыру, менеджмент, маркетплейслар, дизайн һәм башка өстәмә белем алу өчен иң популяр юнәлешләрдән санала.
2024 елдан бүтән категория гражданнарга, аерым алганда, инвалидларга һәм хезмәт базары өчен өстенлекле юнәлешләр буенча эшкә урнашырга теләк белдерүчеләргә дә өстәмә һөнәри белем алу мөмкинлеге тәкъдим ителә. Шулай ук өч яшькәчә сабыйны караучы һәм бала карау буенча отпускта булган әнисе генә түгел, баланың әтисе, опекуны яки башка туганы да укый ала.
Таһир САБИРҖАНОВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар